Accessibility links

Бу көннәрдә Татарстанда өч елга якын тикшерү изоляторында тотылучы сигез мөселманга карата мәхкәмә эшләре бара. Алар террор оешмасы әгъзасы булуда гаепләнә.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнеп шактый гына мөселманнар тоткарлана. Бу көннәрдә Казанның хәрби гарнизон мәхкәмәсендә тагын сигез кешегә карата мәхкәмә утырышлары уза. Шуларның берсе Ленар Сәетов хатыны әйтүенчә, аның иренең тикшерү изоляторына утыртылуына тиздән инде өч ел була һәм ул ике кечкенә баласын әти-әниләре ярдәмендә тәрбияләргә мәҗбүр.

– Ирем 2014 елның 14 октябреннән бирле сак астында тотыла. Башта Казанның беренче санлы изоляторында, хәзер икенче санлы изоляторда тотыла. Аны 205.5 маддә - террор эшчәнлеген оештыруда, ягъни террорчылыкта гаеплиләр.

Прокуратура моны бик куркыныч җинаять дип саный. Гәрчә "Хизб ут-Тәхрир" идеологиясендә көч куллану юк бит, монда бары исламга чакыру гына бар. Без бит теләсә нинди динне тота алабыз. Бу Конституциядә язылган.

Террор оешмасы булсын өчен ниндидер корал куллану, хакимиятне кулга төшерергә тырышу тырышлыклары булырга тиештер. Әмма аларның берсе дә юк бит.

Гаепләү өчен нинди дәлилләр бар?

– Шаһитләр, яшертен шаһитләр белдерүләре, экспертизага гына нигезләнәләр. Шаһитләр дә нәрсәнедер хәтерлим ди, нәрсәнедер юк дип буталып бетәләр. Хөкемдар "Син шулай дип әйтергә теләдеңме" дип сорый да, тегесе "Әйе, әйе" дип тизрәк җавап кайтара.

Мөселманнар бит Рамазанда җыелып сөйләшә, менә болар да ислам турында сөйләшкән, шул аудиоязманы аларга каршы дәлил буларак кулланалар.

Ачык шаһитләрнең берсе – тентү белән килгән ФСБ хезмәткәре, икенчесе – ФСБ җитәкчесе, берсе – ирем белән аралашып йөргән танышы. Аны йә куркытканнар, йә инде басым бара. Тагын берсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин иде. Алар бергә Камал театры каршында митингта катнашканнар иде. Аның чыгышы иң яхшысы булды, шуңа аны озак сөйләтмәделәр дә инде.

Хөкемдарлар хәтта шаһитләрдән дә үзләренә ничек уңайлы шулай сорау ала. Ирләребезгә гаделлекне өскә чыгарачак сорауны бирүе дә катлаулы, чөнки хөкемдар шунда ук бу сорауны кире кага. Имеш ул эшкә кагылмый диелә, гәрчә ул турыдан-туры нәкъ шул җинаять эшенә караса да. Бик авыр. Ниндидер хәрәмләшүләр бара кебек.​

– Адвокатларыгыз бармы?

Ленар Сәетов хатыны Альбина белән
Ленар Сәетов хатыны Альбина белән

– Минем иремнең дәүләт адвокаты гына бар. Үзебез яллаган адвокат бар иде, әмма аның эше ошамады. Аннары адвокатка тиешле дәрәҗәдә якларга мөмкинлек бирелми дә. Минем зур тәҗрибәм булмаса, да бөтен кытыршылыкларны күрәм.

Беренче мәхкәмә утырышын 22 августтан 5 сентябрьгә күчерделәр, чөнки эшкә яңа дәүләт адвокатлары кушылды. Аларга җинаять эшенең 45 томын карап бетерү өчен вакыт кирәк иде. Ике атнада 45 томны өйрәнеп, мәхкәмәгә әзерләнү мөмкин түгел бит инде. Мәхкәмә эшен ашыктыралар, тизрәк төрмәгә утыртып куясылары килә.

Мин белемем белән юрист. Бу эштә катнашырга теләгән идем. Минем инде практикам да бар. Әмма үтенечемне кире кактылар. Һәм ул кире кагу нигезсез иде. Башта дипломың кирәк диделәр, алып килдем, аннары балаларың кеченә диделәр. Бу бит канунсыз. Мин иремне яклый алырмын дип бик ышанган идем.

Күптән түгел "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләрне озак вакытка хөкем иткәннәр иде, ни сәбәпле дип саныйсыз?

– Әйе, бу эш нигезендә, җинаять кодексында 15 елдан алып 20 елга кадәр, яки гомерлек төрмә дип язылган. Иремә һәм аның белән тотылучы мөселманнарга 17, 18 ел бирүләре ихтимал.

"Хизб ут-Тәхрир"чыларның эзәрлекләнүе сәбәпле кайберләре Русиядән китәргә мәҗбүр. Берничә ел элек хатыны һәм дүрт баласы белән Казаннан Төркиягә, ә аннан Украинага күченергә мәҗбүр булган Илдар Вәлиев турында Азатлык язган иде.

Белешмә:

Хизб ут-Тәхрир – сәясиләшкән дини фирка. 1953 елда Фәләстиндә оеша. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә – атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәге түгәрәк. Фиркага әгъза булып керүче фирка серләрен сатмыйм дип ант итә. Һәр әгъза матди хәленә карап кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбият нәшер итүгә китә. Әлеге оешма Русиядә 2003 елдан бирле тыелган. (Википедия белешмәсе).

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG