Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт бала атасы, хизбутчылыкта гаепләнгән Вәлиев үзен Русиягә тапшырмаслар дип өметләнә


Илдар Вәлиев
Илдар Вәлиев

Хизб ут-Тәхрирчеларның эзәрлекләнүе сәбәпле берничә ел элек хатыны һәм дүрт баласы белән Казаннан Төркиягә, ә аннан Украинага күченергә мәҗбүр булган Илдар Вәлиевне кире Русиягә тапшырырга мөмкиннәр. Алар борчылып мәхкәмә карарын көтә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге күптән түгел Казаннан җиде кеше – Азат Хәсәнов, Илдар Шәйхетдинов, Илмир Имаев, Айрат Шакир, Райнур Ибәтуллин, Арслан Сәлимҗанов, Наил Юнысовны сәяси тоткын дип таныды. Алар барысы да Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары буларак иректән мәхрүм ителде. Азат Хәсәнов, Илдар Шәйхетдинов, Илмир Имаев 2014 елны хөкем ителде. Айрат Шакир, Райнур Ибәтуллин, Арслан Сәлимҗанов, Наил Юнысов быелның апрель аенда Хизб ут-Тәхрир оешмасы эшчәнлеген оештыручылар буларак 16-18 елга төрмәгә утыртылды.

"Мемориал" ФСБ террорчылыкка каршы көрәш кыяфәте ясап, Хизб ут-Тәхриреләрне хөкем итеп бик “зур нәтиҗәләргә” ирешүен күрсәтә дип саный, чөнки бу эш нигезендә хөкем ителүчеләр саны артканнан арта бара. Шуңа хокук яклау үзәге террорчылыкка каршы көрәшү кыяфәтен ясауны туктатуны, Хәсәнов, Шәйхетдинов, Имаев, Ибәтуллин, Сәлимҗанов һәм Юнысовны азат итүне таләп итә.

Кайбер Хизб ут-Тәхрир әгъзалары төрмәгә утыртудан куркып Русиядән китәргә мәҗбүр булды. Мисал өчен КФУның сәясәт белгече бүлеген тәмамлаган, Казанда “Каймак” хәләл кафесы оештыручыларның берсе булган Илдар Вәлиев хәзер Украинаның Одесса шәһәрендә яши. 2014 елда әлеге фиркагә кергән Вәлиев 2015 елның декабрендә үз гаиләсе белән салып кергән йортын Төркиядәге фатирга алмаштырып гаиләсе белән Русиядән китәргә мәҗбүр булган.

Илдар Вәлиевнең җәмәгате Гадилә үз хәлләре турында Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде:

“Казанда да икътисади басым булды. ФСБ безгә арендага бина бирүчеләргә басым ясады. Алардан безнең белән килешүне өзүне таләп итте. Берничә ай гына эшли алдык, аннары алар килешүне өзәргә мәҗбүр булды.

Махсус хезмәтләр бер туганымны урлап китте

Шулай ук якыннарымны эзәрлекләделәр, хәтта махсус хезмәтләр бер туганымны урлап китте, күршеләр һәм дусларыбызга безне террорчылар дип куркытып, сорау алуларга чакырып араларны бозды. Өебез янында гел машина торды. Безгә кем керә, кем белән аралашабыз, барысын да күзәтеп тордылар.

Әти-әниләрнең күршеләре белән дә сөйләшеп чыкканнар. Өйдә тыңлау җиһазлары да булгандыр дип шикләнәбез.

Без Русиядә булмаганда минем иремә карата 205.5 маддәсе, ягъни террор оешмасын оештыручы һәм катнашучы буларак җинаять эше ачылган.

2017 елның февралендә Төркия һәм Русия президентлары арасында җинаять эше ачылганнарны үз илләренә тапшыру турында килешү имзаланды. Күп кенә мөселманнарны депортация төрмәләренә алып киттеләр. Башта бу хәл Истанбулда булды, аннары Антальяда дәвам итте. Моны истә тотып һәм Төркиядә чит ил кешеләренә эшкә урнашу тыелу сәбәпле, Украинаның Одесса шәһәренә күчтек. Анда эш визасын ясарга уйладык. Чөнки Русиядә бизнесыбыз ябылу сәбәпле, акча эшләү кирәк.

Илдар Вәлиев ике баласы белән
Илдар Вәлиев ике баласы белән

Безгә башка илгә чыгып Украинадан визаны көтү кирәк иде, 24 май көнне Төркиягә барып визаны көтәргә булдык. Одесса һава аланында паспорт контролен узганда иремне тоткарладылар һәм чик сакчылары аның Интерпол эзләвендә булуын, ягъни Русиянең аны эзләүгә игълан итүен әйтеп кулга алдылар”, диде хатыны Гадилә.

Җәмәгатьчелек басымы нигезендә 8 июнь көнне Вәлиевне СИЗОдан чыгардылар. Узган атнада Русиядән Илдар Вәлиевнн үзләренә тапшыруны таләп иткән мөрәҗәгать килгән.

“Мөгаен бу атнада мәхкәмә булыр һәм анда иремне кулга алыргамы, Русиягә бирергәме-юкмы, шуны хәл итәчәкләр.

Без Украинадан сәяси сыену алу өчен үзебезне качак дип тануны сорадык. Хәзер ул мәсьәләнең хәл ителүен дә көтәбез. Без бит иремнең Интерполда эзләүдә икәнен белмәдек. Хәтта аңа карата җинаять эше ачылу турында бернинди кәгазебез дә юк иде, шуңа сәяси сыену да сорый алмадык. Әти-әниләрдә уздырган тентүләрдән фотолар – бердәнбер дәлил иде. Хәзер инде Интерполга эзләүгә биргәч безнең эзәрлекләнүебез күренеп тора”, диде Вәлиевнең җәмәгате Гадилә.

Вәлиевләрнең дүрт баласы бар. Илдар Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, ул, хәзер төрмәгә яба калсалар, гаиләм караучысыз калыр дип борчыла.

"Русиядән китү бик авыр булды, чөнки үзебез салып чыккан йортны, бөтен җайланган тормышны, дусларны, туганнарны ташлап китәргә туры килде. Әмма гаиләм хакына шулай эшләргә мәҗбүр булдым, чөнки мине төрмәгә утыртсалар, алар караучысыз калачак. Русиядә хатын-кызларга да җинаять эшләре ачыла, шуңа бөтенебез бергә күчендек. Инде Русиядән киткәч тынычлыкта калдырырлар дип өметләнгән идек, әмма, кызганыч, килеп чыкмады", ди ул.

Хизб ут-Тәхрир – сәясиләшкән дини фирка. 1953 елда Фәләстиндә оеша. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә – атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәге түгәрәк. Фиркага әгъза булып керүче фирка серләрен сатмыйм дип ант итә. Һәр әгъза матди хәленә карап кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбият нәшер итүгә китә. Әлеге оешма Русиядә 2003 елдан бирле тыелган. (Википедия белешмәсе).

XS
SM
MD
LG