Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беркемгә дә зыян салмаган мөселманнар террорчылыкта гаепләнә


"Райян" төркеме җырчысы Азат Адиев инде ике ел ярым СИЗОда тотыла. Ул террор оешмасы әгъзасы булуда гаепләнә. Бу көннәрдә тоткарланган Руслан Сөнгатов хакимият дөреслекнең фаш ителүеннән курка ди.

Бу көннәрдә "Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнеп кулга алынган Руслан Сөнгатов хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистларга мөрәҗәгать белән чыкты. Аның мөрәҗәгатен Азатлыкка хатыны Наилә Сөнгатова җиткерде. Кыскача аның эчтәлеге белән таныштырабыз.

“Мин 1977 елның 4 февралендә туган һәм хәзерге вакытта Казанда яшәүче Руслан Сөнгатов 1нче СИЗОда тотылам.

Сезгә мөрәҗәгать итүемнең сәбәбе шул: 2017 елның 14 мартында Казанда 20дән артык фатирда чираттагы тентүләр узды. Шуның нәтиҗәсендә 13 кеше Җинаять кодексының 205.5 маддәсенең беренче өлеше нигезендә аерым алганда террор оешмасында катнашу һәм оештыруда гаепләнде.

Сөнгатовлар гаиләсе
Сөнгатовлар гаиләсе

Гаепләүнең нигезе булып безнең бер-беребезгә кунакка йөрү һәм җәй айларында ял көнне футбол уйнау тора. Куәт структуралары моны оешманың яшерен очрашулар буларак бәяли. Кыскасы, илнең күпчелек халкы кыла торган гамәлләр безгә террор оешмасындагы эшчәнлек кебек тагыла.

Әлеге гаепләүләр нигезендә Казанда гына да 35тән артык кеше иректән мәхрүм ителгән. Кайберләре бүген хөкем карарларын көтә, кайберләре инде 16-18 елга кадәр төрмәгә ябылган.

Бу исламда булган өчен генә 18 ел, чөнки бер генә зыян күрүче дә юк бит. Бер генә шартлату, яндыру яки халыкны куркыта торган яки кеше үлеменә китерергә мөмкин бер генә гамәл дә кылынмаган. Үз белемеңне арттыру өчен ислам китаплары укыган өчен 18 елга иректән мәхрүм итәләрме? Бу акылга сыймаслык рәхимсезлек түгел мени?

Мин һәрвакыт көч куллануга каршы булдым һәм каршымын, чөнки динем көч куллануны тыя. Әгәр мин террорчы булсам кемнедер шартлатыр яки үтерер идем. Әмма мин гаиләмне тукландыру, ялланган фатирны түли алу, үз вакытыннан алда туган баламны һәм шул сәбәпле кыйммәтле дәвалау ысуллары ихтыяҗы булу сәбәпле, атнаның алты көнен иртәдән кичкә кадәр төзелештә эшләдем. Бердәнбер ял көнен мин гаиләм һәм туганнарыма ярдәм итеп үткәрдем.

ФСБ гомерлек төрмә белән куркыта

Шулай яшәп яткан көннең берсендә әйтмичә генә иртәнге алтыда ОМОН, ФСБ, ЦПЭ (Экстремизмга каршы үзәк) вәкиләре ишекне ватып керә, барысын да видеога төшерә-төшерә мине кулга ала һәм кичен телевидение каналларындагы яңалыклар мине куркыныч террорчы кебек күрсәтә. Шул ук вакытта аны дәлилләрлек бернинди корал, шартлаткыч да юк бит. Аның урынына алар Русиядә тыелган әдәбият исемлегенә кертелгән ике китапны күрсәтте. Соңрак ФСБ кабинетларында миңа яныйлар һәм гомерлек төрмәгә утырту белән куркыталар. Кеше үтерү, талау ягъни кешеләр зыян күргән очракта да хөкем карарлары йомшаграк – 8,10, 15 ел була.

Мине хөкемгә хәрби мәхкәмә тартуы мин хәрби җинаятьче һәм мине хәрби чордагы кануннар нигезендә хөкем итәчәкләр дигәнне аңлата кебек. Димәк, хакимият күңеленә хуш килмәгән исламдагы кешеләргә каршы сугыш игълан ителгән!

Мондый башбаштаклыкны һәм хакимиятнең кешелеккә каршы гамәлләрен яшерергә ярамый, чөнки моннан без генә түгел, ә гаиләләребез һәм бөтен мөселманнар зыян күрә. Мондый гамәлләр белән алар безнең фикерләүне буарга, алар теләгәнчә генә сөйләтергә һәм куркуда тотарга телиләр. Яклауның бердәнбер чарасы булып чынбарлыкны җәмәгатьчелеккә чыгару тора. Мәхкәмәләр, прокуратура, ФСБ, Тикшерү комитеты, рәсми матбугатның чынбарлыкны бозып күрсәтүен истә тотканда, аларны халыкның дөреслекне белүе куркыта. Шул сәбәпле хакимиятнең бу башбаштаклыгыннан читтә калмагыз дип мөрәҗәгать итәм. Әлеге эзәрлекләүләр турында бөтен дөньяга җиткерергә кирәк”, диелә Руслан Сөнгатов мөрәҗәгатьтә.

Сөнгатов "Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнүчеләрнең кайберләренең хөкем карарлары көтүен әйтте. Шундыйлар арасында 2014 елның 14 октябрендә кулга алынган “Казан егетләре”, соңрак “Раян” төркеме җырчысы Азат Адиев та бар. Азатлык аның хатыны Рәмзия белән сөйләште.

– Әле мәхкәмә булмады, аны тоткарлау вакытын июньгә кадәр озайттылар. Хәзер алар тикшерү материаллары белән таныша. Тикшерүләрен бетергәннәр, әмма анда һаман нәрсәдер өстиләр.

Азат Адиев тоткарлануы. 2014 елгы фото.
Азат Адиев тоткарлануы. 2014 елгы фото.

Азат белән тоткарланучылар төркемендә ничә кеше иде?

– Бөтенесе бергә ул елны сигез кешене тоткарладылар. Алар барысы да Казанның 2нче СИЗОсында утыра.

Азат белән күрешергә рөхсәт бирәләрме?

– Элегрәк бирделәр, хәзер бирмиләр. Биш-алты тапкыр очраша алдык. Ел ярым утырганнан соң очрашырга рөхсәт итә башладылар. Ай, ай ярымга бер тапкыр очраштык. Беренче тапкыр узган елны майда күрештек, соңгысы менә быелның март аенда булды. Бүтән булмый диделәр. Хәтта балалар белән дә очраштырмыйлар.

Ни сәбәпле?

– Сәбәбен әйтмиләр. Аларның җавабы – җитәкчелек шулай куша.

Адвокатыгыз бармы, ул ни ди?

– Юк, адвокат юк. Ирем дә әйтте, көч әрәм итмәгез, ничек булса шулай булыр, диде. Адвокат ялларга мөмкинлек тә юк. Аның файдасы да юк. Адвокатлар үзләре дә без мондый эшләргә тотынмыйбыз һәм тотынсак та, анын нәтиҗәсе билгеле, чөнки ул өстән кушылган заказ диләр. Бу үзләренең эшен күрсәтү өчен эшләнә. Адвокатлар әйтүенчә, аларга барыбер срок бирәчәкләр.

"Райян" төркеме җырчылары Азат Адиев (с) һәм Вәли Фәзлиәхмәтов
"Райян" төркеме җырчылары Азат Адиев (с) һәм Вәли Фәзлиәхмәтов

Сез димәк гаепләү карары чыгарырлар дип уйлысызмы?

– Азат үзе дә акламаячаклар дип әйтә. Чөнки гаепләү карары чыгарылмаса хакимиятнең үзләренең җиңелүен таныган кебек була ди.

Сезнең балаларыгыз бармы?

– Безнең дүрт бала.

Башка утырган мөселманнарның да балалары бармы?

– Әйе, берсенең биш балаласы бар, калганнарның бер-ике.

Хөкем эшендә болар берсе дә истә тотылмыймы?

– Юк. Без ай саен белешмәләр (справкалар) илтәбез. Өй сагына күчерергә нигез юк дигән җавап алабыз. Әти-әниләрең, балаларың, хатыннарының хәле авыр булу турында справка китерсәң дә барыбер файда юк.

Аларны шул Хизб ут-Тәхрир әгъзасы булуда гаеплиләрме? Нинди дәлилләре бар?

– Әйе, шул оешмага керүдә гаеплиләр. Алар бары тик кешеләрне ифтарларга чакырып, сөйләшеп утыралар иде. Аларның дәллилләре – шул ифтарлардан видеоязмалар. Мөселманнар бер-берсе белән очрашкач, ислам дине турында сөйләшә бит инде.

Аннары Азат кеше арасында билгеле шәхес. Никахлар, туйлар алып барды. Шул видеолардан дәгъвәтләр кылган урыннарын алганнар. Ул тамада буларак ислам дине турында сораулар бирә, викториналар үткәрә иде. Концертлар оештырганда да пәйгамбәр турында сөйләп өлгерә иде. Шуларны алганнар.

Ул видеоларга берәр тикшеренү уздырганнармы?

– Ул видеоларны исем өчен генә җыеп утырдылар инде. Бармы материал – бар. Аны бит инде район мәхкәмәсе һәр видеоны карап утырмый.

Азат белән соңгы тапкыр март аенда очрашкан идек дидегез. Ул вакытта ул җәберләүләргә, кыйнауларга зарланмадымы?

– Юк, тимиләр, ул яктан куркыныч юк дигән иде.

Ә башка мөселманнарның туганнары адвокатлар яллыйлармы? “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасы булуда гаепләп утыртулар бигрәк күпкә китте.

– Татарстан президентына хат яздылар. “Тикшерү бара, аннары карарбыз” дигән җавап алдылар. Бүтән аннан җавап юк. Алар якламыйлар, карамыйлар, тикшермиләр. Бер заман җәмәгать тикшерү комиссиясе вәкилләре СИЗОдан кереп аларның хокуклары бозылмыймы дип кенә тикшереп чыкты. Ә болай нигә аларга куркыныч җинаятьчеләр кебек карыйлар дигән сорауларны күтәрүче һәм яклаучы булмады.

XS
SM
MD
LG