Accessibility links

сишәмбе, 23 май 2017, Казан вакыты 17:51

14 март көнне Казанда тоткарланган мөселман Руслан Сөнгатовның хатыны тентүләр вакытында куәт оешмасы вәкилләренең өйдән бөтен акчаларны, хәтта машина ачкычларын да алып китүләреннән зарлана. Ул баласы белән пенсионер әти-әнисе җилкәсендә утырырга мәҗбүр.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең корылтаенда язучы Фәүзия Бәйрәмова гаепсез мөселманнарның кулга алынуын, аларның хәтта егермешәр елга төрмәгә утыртылуын ачынып сөйләде. Билгеле булганча, 2016 елның 22 мартында Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә 20 кеше кулга алынды. Аларның берсенең хатыны Альбина Вәлиәхмәтова Азатлыкка әйтүенчә, бүгенге көндә аларның алтысы мәхкәмә алдыннан җинаять эше кәгазьләре белән таныша һәм бер ел дәвамында аларга бер тапкыр да хатыннары белән очрашырга мөмкинлек бирмәгәннәр.

“Әле гаепләре исбатланмаган килеш аларны инде террорчылар исемлегенә керттеләр”, ди ул.

Шулай ук 5 апрель көнне беркемне кыйнамаган, җәберләмәгән дүрт мөселман 16-18 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде. Алар “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасы булуда гаепләнде. “Дөресен әйткәндә, кухняда чәй эчкәндә дин турында сөйләшү, кешеләргә ислам дәгъватын алып бару өчен генә дә “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасы булуда гаепләнгән егетләргә кеше үтерүчеләргә тиң җәзалар бирелә”, ди адвокат Руслан Гарифуллин. Аларның күпләренең өйдә утыручы хатыннары һәм балалары бар һәм алар сәдака акчасына яшәргә мәҗбүр.

Азатлык 14 март көнне Казанда “Хизб ут-Тәхрир”дә гаепләнеп тоткарланган Руслан Сөнгатовның хатыны Наилә белән сөйләште. Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда бер генә адвокат та бу “Хизб ут-Тәхрир” эшенә тотынуга риза түгел, чөнки аның дәүләт тарафыннан заказ булуын әйтәләр.

Наилә Сөнгатованың ире бүгенге көндә Казанның беренче СИЗОсында утыра. Наилә ханым сүзен тентүләр вакытында булган хокук бозулардан башлады.

– 14 март көнне тентү уздыру өчен 15 мөселманның өенә килделәр. Аларның дүртесе качып өлгерде, берсе ОМОН кулына эләкмәс өчен бишенче каттан егылып төшеп умыртка сөяген, аякларын сындырды. Ул хәзер өй сагында.

Мин ул көнне өйдә юк идем. Төнге өчтә 1 яшьтән узган балам авырып китеп ашыгыч ярдәм машинасы безне хастаханәгә илтте. Иртәнге сәгать 6да тентү булган. Анда эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм экстремизмга каршы үзәктән вәкилләр катнашкан.

Без Казанда фатир яллап торабыз һәм алар ишекләрне ватып кергәннәр. Өйдә булган бөтен акчаны тиененә кадәр җыеп алып аны видеога төшергәннәр. Белмим ул акчалар террорчылыкны финанслауга тотыла дип күрсәтмәкче булганнар микән? Аннары ул акчаларны алып киттеләр. Ә анда иремә төзелеш материаллары алу өчен кешеләрдән бирелгән акчалар бар иде. Чөнки минем ирем төзелеш белән шөгыльләнә һәм аңа теге яки бу җиһазны алырга дип заказ бирәләр.

Руслан Сөнгатов, аның хатыны Наилә һәм уллары
Руслан Сөнгатов, аның хатыны Наилә һәм уллары

Аннары ир кешенең гаиләне тәэмин итәсе бар һәм аның бит инде акчасы булырга тиеш. Бу хакта тикшерүчегә дә әйттем.

“Чирле бала белән мине акчасыз калдырдыгыз” дидем.

"Ул сезнең акча түгел", ди. Мин әйтәм: "Безнең өйдә кемнең акчасы булсын соң?" дидем.

Аларның безнең шәхси акчаларыбызны алырга хокуклары юк. Анда безгә сәдака буларак бирелгән акчалар да бар иде.

Акчаларны алудан тыш, минем машина ачкычын алып киткәннәр. Минем ирем әнием машинасында йөри. Мин бала белән булгач ирем миңа да машина алды. Хастаханәгә киткәндә машина ачкычлары өйдә калды. Хәзер болар минем машина ачкычларын да (икесен дә), ирем йөргән машина ачкычын да алып киткәннәр. Канун нигезендә алар аны протоколга теркәргә тиешләр иде, ә алар аны язып тормыйча алганнар да киткәннәр. Кыскасы, урлаганнар булып чыга.

Хастаханәдән чыккач миңа кибеткә барырга, иремә СИЗОга кирәк-ярак илтергә кирәк, шуңа тикшерүчедән “машина ачкычын кайтарыгыз” дип сорадым. Ул паспорт белән килергә кушты. Бала бераз терелгәч әти белән һәм бала белән бергәләп киттек. Тикшерүче урамга чыкты.

“Әйдәгез ФСБ бинасына керәбез, мин сездән сорау алам”, ди. Мин әйттем: "Әзер түгелмен. Бала белән килдем", дидем. "Кайчан әзер буласыз?", ди. "Белмим. Ачкычны бирегез, сез аны протоколда язмагансыз, димәк урлаган буласыз. Ул бит минем милек” дип әйттем.

“Ярар, ачкычны бирегез” дип минем исемгә гариза яз” ди. Яздым. Шуны күтәреп ФСБ бинасына кереп китте. 15-20 миннутта кесә телефонына шалтырата: "Өч көннән соң сезгә җавап бирәм", ди. Шулай итеп өч көн узгач көттем-көттем, аннары шалтыратмагач кичке бишләрдә үзем шалтыраттым. "Юк", ди. Бирмәде.

– Ә ни белән аңлата?

– Аңлатмый. Ул шул рәвешле үзенә буйсындырмакчыдыр. Нәрсәдер кирәк булса, шул ачкыч хисабына эшләтмәкчедер. Ярар, бик кыйммәт булса да, ачкычның икенче копиясен ясатырмын инде. Әле алар ватып кергән ишек өчен дә хуҗаларга үз акчамны түләргә туры килде.

Әле машина ачкычы аларда булгач бераз шүрлим дә. Машинага да берәр нәрсә ташламасалар дип куркам. Хәзер мин иремнең машинасында йөрим, чөнки аның бер генә ачкычын алганнар иде, икенчесе калган. Ул машинаны көн дә әтинең гаражына кертеп куям. Кайдадыр барганда куркып кына барам. Ә үземнең машинаны эвакуатор чакыртып гаражга кертеп куйдык. Алар бит тентү вакытында ике ислам китабы һәм дүрт байракчыктан башка бәйләнерлек бер нәрсә дә таба алмадылар. Машинаны ачып берәр нәрсә ташларга да мөмкиннәр.

Мондый тентүләрдән соң акчалар югалуын ишеткәли идем. Дөрес икән.

– Менә сез өйдәге бөтен акчаларны алып киттеләр дидегез. Нинди акчага яшисез?

– Әти-әниләр акчасына яшим. Әнием инде лаеклы ялда, әтием тиздән пенсиягә чыгачак. Алар мине, баламны ашатырга мәҗбүр. Әле тагын мин алар акчасына иремә дә ашарга илтәм. Бу шактый акчалар. Үземнең балам ими имә, шуңа эшкә чыга алмыйм.

Тоткарланган мөселманнарның күбесенең ике-өч баласы, ә берсенең хәтта биш баласы бар. Хәзер алар балаларын ташлап эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Кайберләре сәдәка акчасына яши.

– Ирегез белән очрашуга барган бармы? Нәрсәләр сөйли?

– Юк очрашуга рөхсәт бирмиләр. Очрашу бит аларга көч бирәчәк. Баласын, хатынын күрмәгәч алар тынычлыгын югалта бит, сагыналар, шул рәвешле басым ясыйлардыр.

Алар утырган беренче санлы СИЗО җитәкчесе янына кызлар баргач, ул канун нигезендә сезгә очрашу тиешле дигән, әмма рөхсәтне тикшерүче бирергә тиеш. Ә ул рөхсәт итми.

– Адвокатыгыз ни ди?

– Адвокатыбыз юк. Бөтен адвокатлар иремне яклау эшенә алынудан баш тарта, чөнки бу дәүләт заказы һәм шуңа берни белән дә булыша алмыйбыз диләр.

Террорчылык белән көрәшкә күп акчалар бүленә, аларны бит ничектер капларга кирәк. Хисап язарга кирәк. Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы көч куллануга чакырмый, бу алар әдәбиятында ачык итеп язылган. Бу Мөхәммәт пәйгамбәр кебек тыныч рәвештә исламга дәгъват кылучылар.

* * *

Хизб ут-Тәхрир – сәясиләшкән дини фирка. 1953 елда Фәлистиндә барлыкка килә. Аңа Тәхиетдин Нәбәхәни нигез сала. Фирка пирамида формасында өлешләрдән тора. Иң түбәндә – атнага бер укыту алып баручы мөшриф җитәкчелегендәне түгәрәк. Партиягә кандидат кабул иткәндә ул партия серләрен сатмыйм дип ант бирә. Әгъзаларның матди хәленә бәйле рәвештә һәр әгъза кертем түли. Җыелган акча техник чараларга, хезмәт хакы, әдәбиятне нәшер итүгә һ.б. китә.

Әлеге оешма Русиядә 2003 елдан бирле тыелган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз һәм төп хәбәрләрне беренче булып укыгыз

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG