Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиздән иреккә чыгасы Илмир Имаев туберкулез хастаханәсенә күчерелгән


Илмир Имаев (уртада) мәхкәмә бинасында (архив фотосы)
Илмир Имаев (уртада) мәхкәмә бинасында (архив фотосы)

Июль аенда төрмәдән азат ителергә тиеш булган блогер Илмир Имаевны Барнаулдагы туберкулездан дәваланучылар хастаханәсенә (КТБ-12) салганнар. Элегрәк колониядә утыру вакыты тәмамланырга берничә көне калган Руслан Сәйфетдинов Кургандагы төрмә хастаханәсендә үлде.

Мөселманнарны җәзалау турында язучы блогер Илмир Имаевны ул утырган Рубцовскидагы колониядән (ИК-5) Барнаул шәһәрендәге туберкулездан дәваланучылар хастаханәсенә (КТБ-12) алып киткәннәр. Аның хатыны Равилә ханым әйтүенчә, ул 21 июль көнне колониядә утыру вакыты тәмамланып иреккә чыгарга тиеш һәм мондый хәл килеп тугач алар аның киләчәге өчен борчыла башлаган.

Узган ел җәй көнне Имаевны наркоманнар һәм ВИЧ белән дәваланучылар хастаханәсенә (ЛИУ-1) япкан булганнар.

"Хокук яклаучыларга әйтеп, тавыш куптаргач озак тотмыйча 10-12 көндә аны кире колониягә чыгардылар. Чыгаруларына Илмир үзе дә аптыраган, чөнки анда кешеләр еллар дәвамында утыра икән. Прокуратурадан безгә язуларынча, имеш аны наркоман дип уйлаганнар да шуңа тикшерергә җибәргәннәр икән. Телефоннан сөйләшкәндә Илмир ул урынны Алтайдагы иң куркыныч урын дип атады. Сорасаң тынып кала, искә төшерергә яратмый иде. Нәрсә булгандыр, белмибез.

Аннары аны туберкулез белән авыручылар хастаханәсенә (КТБ-12) салдылар. Анда ул узган елның декабреннән май башына кадәр утырды, менә 28 май көнне колониядән кабат шунда алып киткәннәр.

Миңа андагы бер кеше шалтыратып: "Бабайны алып киттеләр. Минем бер җирем дә авыртмый, мин бер кайда да мөрәҗәгать итмәдем, дип каршы килергә тырышса да кулына богаулар кидертеп алып киттеләр", дип әйтте. Соңрак аны КТБ-12гә алып киткәннәре билгеле булды.

Хастаханәгә ни сәбәпле күчерүләрен әйтергә теләмәделәр

КТБ-12гә шалтыраттык. Анда Илмирның документлары аларда булуын расладылар. Ни сәбәпле алып килүләрен әйтергә теләмәделәр. Язмача мөрәҗәгать итәргә куштылар. Безгә аны ник алып килүләре барыбер, дигән җавап кайтардылар", диде Равилә ханым.

Ул ире белән соңгы тапкыр телефоннан май башында сөйләшкән. Илмир Имаев уразага бер посылка җибәрегез әле дип сораган. Аны илтүче кеше баргач аның инде анда юклыгы ачыкланган.

"Барнаулга кадәр барып җитү ерак, шуңа ике тапкыр анда яшәүче адвокатны ялладык. Элек адвокат КТБ-12гә барган иде, Илмир аңа туганнарга шалтыратырга рөхсәт итмиләр, мин көн дә мөрәҗәгать язам, әмма кире кагалар дип әйткән булган. Бу көннәрдә адвокат, тагын янына кердем һәм ул минем белән сөйләшергә теләмәде, диде. Куркытканнардыр инде. Минем барысы да әйбәт, исән-сау дип әйтте дә чыгып китте ди. Белмибез инде, адвокат дөресен әйтте микән?", ди Равилә ханым.

Имаева әйтүенчә, элек шалтыратканда Илмир әфәнде бернинди тәртип бозу булмаса да, тоталар да карцерга утыртып куялар дип зарланган булган. Шуңа инде чыгарына бер айдан артык вакыт калгач аны бер урыннан икенче урынга йөртүгә хатыны борчылу белдерә.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән 65 яшьлек блогер Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастыруда гаепләнде.

Инде олы яшьтәге Имаев төрле янаулар, кисәтүләр булуга карамастан сак астына алынуга кадәр Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүче мөселманнарны яклап Вконтакте челтәре битендә яңалыклар урнаштырып барды. Әлеге егетләрне газаплау нәтиҗәсендә, көч структураларның үзләренә кирәгенә ирешүен курыкмыйча сөйләде. Үзенә генә түгел, хәтта кызына да басым булуына карамастан, бу эшен туктатмады. Адвокатлар белән элемтәдә торды.

* * * *

Әле күптән түгел генә Русия мәхкәмәсе тарафыннан Сүриядәге сугышларда катнашкан дип өч еллык төрмә җәзасына хөкем ителгән 24 яшьлек Руслан Сәйфетдинов Кургандагы төрмә хастаханәсендә үлде. 18 гыйнварда аның колониядә утыру вакыты тәмамланасы иде, ул 7 гыйнварда җан бирде. Колония хезмәткәрләре Русланга 2016 елның ноябреннән бирле “сине тере килеш иреккә барыбер чыгармыйбыз”, дип янаганнар, “синең кебек кешеләр безнең дәүләткә кирәк түгел”, дигән сүзләр әйтә торган булганнар.

Русия төрмәләрендә җәзалау, тоткыннарны рухи һәм физик “сындыру” турында Коми республикасының Микунь төрмәсендә утыручы татар милләтпәрвәре Рәфис Кашапов та язган иде.

Кашапов сүзләренчә, Русиянең федераль җәза үтәтү хезмәте (ФСИН) шундый система булдырган ки, төрмәләр кешене төзәтү урыны түгел, ә анда тоткыннарны рухи һәм физик яктан сындыру өчен газаплау һәм кыйнау системасы булдырылган.

XS
SM
MD
LG