Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара комиссия былтыр Русиядә таралган рутений чыганагын таба алмаган


Рутиений таралу харитасы
Рутиений таралу харитасы

Махсус төзелгән халыкара бәйсез комиссия былтыр Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татастанда да таралган, Европага барып җиткән рутений изотопының чыганагын билгели алмаган. Белгечләр шулай ук рутений кешеләр сәламәтлегенә зыян салмаган дип тә нәтиҗә чыгарган.

Атом энергетикасының имин үсеше проблемы институты сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйсез халыкара комиссия Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Көньяк Уралда рутений изотопы таралуын тикшерүнең беренчел нәтиҗәләрен чыгарган. Галимнәр рутений изотоплары кеше сәламәтлегенә зыян салмаган, дип белдерә. "Ләкин, ачыкланмаган фактлар сәбәпле, бүгенге көндә рутений чыганагын табып булмый", диелә комиссия хисабында.

Галимнәр тикшерүне дәвам итәчәк. Алар Росгидрометтан җирле һава шартлары турында күбрәк мәгълүмат сорарга һәм Чиләбе өлкәсе белән Румыниядә өстәмә үлчәүләр уздырырга җыена.

Моннан тыш, Ru-106 матдәсенең медицинада куллану нәтиҗәсендә таралу версиясе тулысынча кире кагылган.

Комиссиягә Франция, Финляндия, Швеция, Германия, Норвегия, Британия һәм Русия галимнәре кергән. Киләсе утырышны алар апрельдә уздырырга җыена.

Былтыр Русия гидрометеорология хезмәте (Росгидромет) Көньяк Уралда сентябь-октябрь айларында "экстремаль югары" дәрәҗәдә нурланышлы пычрану булганын раслады. Рутенийның Татарстан белән Башкортстанга төшүе дә теркәлде.

Бу хакта иң беренчеләрдән булып Европа белгечләре чаң сукты. Алар Нурланыш чыганагы Чиләбе өлкәсендә булуы ихтимал, диделәр.

XS
SM
MD
LG