Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сингапурдан кайткан Татарстан табиблары киләсе юлы "яхшырак илгә" бармакчы


Сергей Осипов (у)
Сергей Осипов (у)

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов Сингапурга баруның берникадәр дәрәҗәдә нәтиҗәсез булуын белдерде. "Киләсе юлы тагын да яхшырак илгә барачакбыз" диде ул.

Осипов сүзләренчә, Сингапурны алар икътисади яктан тиз үсүче ил булганга сайлаганнар. Андагы халык саны Татарстандагыга якын, ә медицина сыйфаты ягыннан безгә әле үсәсе дә үсәсе, диде Осипов Азатлыкка.

Анда түрәләр Татарстанда кулланырлык төрле вак технологияләр белән танышкан. Шул ук вакытта ул киләсе сәфәрләрен башка, "тагын да яхшырак илгә" оештырачаклары турында әйтте.

Азатлыкның "Сингапурга сәфәрегез көтелгәнчә булмадымы?" дигән соравына Осипов: "Күпмедер дәрәҗәдә көтелмәгәнрәк булды", дип җаваплады. Сингапурда түләүсез медицина юк, кеше дәвалануның бер өлешен үз кесәсеннән түли. Шуңа күрә биредә кеше үз сәламәтлеге турында ныграк кайгырта, диде министр урынбасары.

Осипов сүзләренчә, уку бик кирәк. Табиблар белемнәрен күтәреп тормаса, биш елга артка калачакбыз, ди министр урынбасары. Табибларны укыту өчен акчаларның сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, фәнгә бүленгән бюджеттан алынмавы турында да әйтте.

Бу хакта сүз онкологик авыруларга каршы көрәш көненә (4 февраль) багышланган матбугат очрашуында барды. Чит илгә барып дәваланучылар статистикасына килгәндә, рәсми рәвештә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы аша республикадан ел саен унлап кеше төрле илләргә барып дәвалана диелде. Ә инде үзләре генә барып дәваланучылар саны билгеле түгел.

Германия һәм Израил бу өлкәдә алга киткән, анда җитди медицина оешмалары бар. Ләкин алар белән беррәттән күп акча алуга гына корылган хастаханәләрнең барлыгы, аларда тиешле дәвалау алып булмавы турында да кисәттеләр.

Теге яки бу авыру өчен хәйрия максатыннан акча җыюны да зур бизнес дип атады белгечләр. Татарстан кешеләренең бу яктан бигрәк тә миһербанлы булуына басым ясалды.

Очрашуда Азатлык район халкының көн саен такси яллап Казанга онкология диспансерына килергә мәҗбүр булу проблемын да күтәрде. Киләчәктә бәлки, кешеләрнең үзләрен йөрткәнче, район үзәк хастаханәсенең машинасы анализ өчен аларның биоматериалларын гына йөртү мәсьәләсе каралыр дип белдерелде.

Азатлыкның ни өчен Азнакай, Мөслим, Лениногорски, Сарман районнарында яман шеш белән авыручылар саны күп дигән соравын Осипов бу якларда өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк яши, аларда онкология күбрәк ачыклана дип җаваплады. Шулай ук әлеге районнарда диагностиканың алга китүе дә яман шешне беренче стадияләрендә үк ачыкларга ярдәм итә, диелде.

Күптән түгел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче бер төркем түрә һәм медицина оешмалары җитәкчеләре сәламәтлек саклау системында идарә итәргә өйрәнү өчен Сингапурга барып кайтты. Дәүләт казнасыннан моның өчен 10 млн сум акча бүленде.

XS
SM
MD
LG