Accessibility links

Казанда полиция активист Дмитрий Бердниковны тоткарлады


Дмитрий Бердников
Дмитрий Бердников

Казанда активист Дмитрий Бердниковны урам чаралары оештыру канунын бозуда гаепләп кулга алдылар. Бу турыда Idel.Реалиига “Ачык Русия” хәрәкәте юристы, Бердников белән бергә булган Эльза Нисанбекова белдергән.

Бердниковны һәм Татарстанның бөлгенлеккә төшкән банкларында акчалары югалуга ризасызлык белдергән 40лап кешене бүген Татарстан хөкүмәте бинасы янында полиция тоткарлаган. Алар Татарстан президентына банкларның бөлгенлеккә төшүе өчен гаеплеләрне җавапка тартуны сорап мөрәҗәгать тапшырырга теләгән булган. Әмма полиция, моны рөхсәтсез чара дип бәяләп, анда катнашучыларның барысын да тоткарлаган.

Полиция бүлегендә, Бердниковтан кала, барысын да җибәргәннәр. Бердниковка исә административ канун бозу гаепләве белдерелгән. Нисанбекова әйтүенчә, полиция бүлегендә аны дүшәмбегә кадәр тотарга җыеналар.

Әмма Бердниковның хәле начараю сәбәпле, аны полиция хезмәткәрләре хастаханәгә алып киткән. Бердников әйтүенчә, тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәрләре аңа сугып баш миен селкеткән. Активист полиция сагы астында анализлар бирә диелә.

XS
SM
MD
LG