Accessibility links

Кайнар хәбәр

Февраль аеның төп премьералары


Февраль ае - гадәттәгечә, "Оскар" ае. Кино дөньясының төп бүләге быел март башында бирелә, шуңа февральдә күп кенә намзәт фильмнар экранга чыга. Февраль аенда кинотеатрларда карарлык фильмнарны тәкъдим итәбез.

Эббинг, Миссури читендә өч билборд (Three Billboards Outside Ebbing, Missouri)

Ай башыннан ук кинотеатрларда "Оскар" бүләгенә төп намзәт саналган "Өч билборд" фильмы күрсәтелә. Бу шәхес, аның рухи төшенкелек вакытында халәте һәм эффектив булмаган дәүләт системына каршы көрәш турында фильм. Аның үзәгендә - Милдред Хейс исемле хатын. Аның кызын берничә ай элек үтерегәннәр, тик җинаятьчеләр һаман табылмаган. Полицияне актив эшчәнлеккә чакырып, Милдред шәһәре читендәге өч билбордта ачык мөрәҗәгать урнаштыра. Бу низагны тагын да катлауландыра.

Америка тамашачысына юнәлгән фильм чынбарлыкта төрле ил тамашачыларына да кызык булыр. "Оскар" премиясенә фильмның 7 (!) номинациясе бар, күп кенә кино тәнкыйтьчесе аны "иң яхшы фильм"га төп намзәт дип тә атый. Моннан тыш "өч билборд" дүрт Алтын глобус, Актерлар гильдиясенең өч бүләге, Венеция кинофестивале иясе. Болар фильмны карарга яхшы сәбәп була ала.

Кемгә карарга? Җитди һәм сыйфатлы фильм яратучыларга.

Кечерәю (Downsizing​)

Шулай ук елның иң көтелгән фильмнарның берсе булып тора. Киләчәктә галимнәр Җир шарының тыгызлыгы проблемын хәл итү юлын тәкъдим итә: алар кешеләрне кечерәйтү технологиясен булдыра. Мондый төр тормыш финанс проблемны да хәл итә, чөнки кечкенә кешеләргә ризык да күп кирәкми. Мэтт Дэймон башкаруында Пол исемле ир-ат хатыны белән бу процедураны үтәргә ризалаша, тик хатыны иренә берни әйтмичә бу идеядән баш тарта.

Бераз фантастик һәм абсурд эчтәлекле тормышчан кино. Кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәте һәм авыр очракларда аларның үтә тәвәкәллеккә әзер булуы турында фильм карарга теләсәгез, бу сезнең өчен кино.

Кемгә карарга? Тормышчан фильм жанрын яратучыларга. Урта яшь кризисы темасы якын булган кешеләргә дә кызык булыр.

Мин, Тоня (I, Tonya)

Спорт драмалары - һәрвакыт яратып карала торган жанрларны берсе. Бу фильм Тоня исемле әдәпсезрәк спортчы турында. Беренче чиратта бары үзен генә яраткан кыз - фигуралы шууда ил чемпионы. Ул Олимпиадага барырга җыена. Моның өчен аңа көндәш кыздан котылырга кирәк. Дусты белән бергә Тоня гаҗәпләнерлек план уйлап таба.

Бу фильм шулай ук "Оскар"га намзәтләрнең берсе (3 номинация). Кино чынбарлык вакыйгаларга нигезләнә. Бу - тормыш төбеннән югарыга менә алган кыз, "америка хыялы"н тормышка ашыру һәм көндәшкә киртә тудыру турында кызыклы фильм.

Кемгә карарга? Спорт, биография жанрын яратучыларга. Фильм рейтингы R, димәк аны бары олылар гына карый ала.

Өрәк җеп (Phantom Thread)

"Оскар"лы була алырдай тагын бер кино (6 номинация). 1950нче еллардагы Лондон. Танылган кутюрье Рейнольдс Вудкок дөньяның иң бай кешеләре өчен кабатланмас сурәтләр тудыра: патша гаиләсе, кино йолдызлары, бай варислар, шоу-бизнес бомонд вәкилләре Вудкокка заказлар бирә. Аның тормышында барлыкка килгән Альма гына барысын да үзгәртә, даһи тормышына яңа мәгънә бирә.

Төп рольне өч "Оскар"лы Дэниэл Дэй-Льюис уйный.

Кемгә карарга? Модельер, мода дөньясы турында кино яратучыларга.

Кара пантера (Black Panther)

"Уч алучылар"ның өченче фильмы алдыннан соңгы Marvel киносы. Ул яңа "уч алучы", Кара пантера турында сөйли. Беренче карашка Ваканда - кыргый Африканың гадәти җире. Чынбарлыкта биредә тибрәлешне йотарлык уникаль метал бар. Тик аны табарга омтылучылар юлында һәрвакыт җирле каһарман, кара пантера баса. Вакандага яңа куркыныч янаганда яшь принц Т'Чалла бу юлы бу эшне аңа башкарырга туры килгәнне аңлый.

Кара пантера - Marvel комиксының иң популяр персонажларның берсе. 1961 елда "Fantastic Four"да барлыкка килеп, ул халыкка нык ошап, аерым комикслар сериясенә әйләнде.

Кемгә карарга? Каһарманнар турында Marvel фильмнарын яратучыларга.

XS
SM
MD
LG