Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоград өлкәсендәге балалар бакчасында Сталинград җиңүен карга тезләнеп бәйрәм иткәннәр


Волгоградта Сталинград бәрелешен искә алу чаралары
Волгоградта Сталинград бәрелешен искә алу чаралары

Волгоград өлкәсендәге бер балалар бакчасында совет армиясенең Сталинград бәрелешендәге җиңүенә 75 ел тулуны балаларны карга тезләндереп искә алганнар.

Бакчадагы барлык балаларны карда 75 саны ясап тезгәннәр дә тезләнергә кушканнар.

Михайловка шәһәренең “Лукоморье" балалар бакчасында оештырылган бу чара турында ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр ителә. Балаларга, Сталинградны саклаучылар турында шигырьләр сөйләүдән тыш, бер минут тын торырга кушканнар.

Өлкәдәге балалар хокуклары омбудсманы Нина Болдырева әлеге “патриотик чара”ның нинди шартларда оештырылуын тикшерергә җыенуын белдерә.

ТАСС дәүләт хәбәр агентлыгы белдерүенчә, шимбә көнне бар ил буйлап “Русия минем йөрәгемдә” шигаре астында оештырылган патриотик чараларда 520 меңнән артык кеше катнашкан.

Анда катнашканнарның кайберләре социаль челтәрләрдә бу чарага барырга мәҗбүр ителүләре турында язды.

Казандагы митингка 2 меңләп кеше җыелуы хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG