Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгы: Бакчаларда татар теле ихтыярига кала, педагоглар саны киметелми


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Азатлыкның балалар бакчаларында татар теле дәресләре турында сорауларына Татарстан мәгариф министрлыгыннан җавап хаты килде. Анда татар теле ата-аналар рөхсәте белән укытылачак, шул ук вакытта педагоглар санын киметү каралмый диелгән.

Азатлыкка Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллиннан килгән җавапта язылганча, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында уку-укыту процессын федераль дәүләт стандартларына туры китерү максатыннан 2013 елда кабул ителгән "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар һәм рус телләренә өйрәтүдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы методик күрсәтмәләре" "куллануга яраксыз" дип табылган.

Шуңа күрә "балаларга татар (рус) телләрен өйрәтү мәктәпкәчә белем бирү програмының вариатив өлешендә ата-аналар рөхсәте белән тормышка ашырыла", диелә. Санитар-эпидимиологик кагыйдәләр һәм нормативларны, белем бирү програмының мәҗбүри өлешен исәпкә алып, дәресләр санын һәм төрләрен балалар бакчалары үзләре раслый дип тә белдерелә. Хатта шулай ук педагогларның норматив санын киметү планлаштырылмый диелә.

Балалар бакчаларында да татар телен бетермәкчеләр дигән хәбәрләр 2017 ел ахырында тарала башлады. Соңрак Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда, чынлап та, татар теленең балалар бакчаларында да ихтыярига калуын раслады. Шул ук вакытта ул бакчаларга ата-аналардан гариза җыю кушылмаганлыгын да әйткән иде.

Азатлык Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов исеменә "Татар телен өйрәнү мөмкинлеге биргән 2013 елгы методик кулланма нигезендә эшләү нигә тыела? Бу хәл Русия мәгариф министрлыгы фәрманы нигезендә оештырыламы, әллә үзегезнең теләкме? Алга таба бакчаларда татар телен өйрәнү ничек булачак? Тәрбиячеләргә эшсез калу куркынычы янамыймы? Бүген Татарстан бакчаларында татар теленә өйрәткән күпме тәрбияче бар?" дигән сораулар юллаган иде.


XS
SM
MD
LG