Accessibility links

Кайнар хәбәр

ХОК акланган Русия спортчыларын кышкы Олимпиадага чакырудан баш тартты


Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) комиссиясе күптән түгел Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS) тарафыннан акланган Русиянең 13 спортчысын һәм ике тренерын Пхенчханда узачак кышкы уеннарга чакырудан баш тартты.

"CAS карары 13 спортчының чиста булып саналуына тиешле ышаныч бирмәде", диелә Халыкара Олимпия комитеты белдерүендә.

Шулай ук CASның Русия спортчыларын аклау турындагы карарның аңлатма өлеше күрсәтелмәү сәбәпле, ХОКның махсус комиссиясе әгъзалары спортчыларны Олимпиадага чакырудан баш тарту турында карар кабул китте, диелә.

Моннан тыш, ХОК рәисе Томас Бах CAS карарына аппеляция бирү турында да белдерә.

Узган атнада Лозандагы спорт арбитраж мәхкәмәсе Русия спортчылары тапшырган 39 шикаятьнең 28ен канәгатьләндергән иде. Спорт арбитраж мәхкәмәсе Русиянең 28 спортчысы шикаятен карап, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен гомерлеккә Олимпиадаларда катнашудан читләштерергә дигән карарны көчтән чыгарды.

ХОК шул ук көнне мәхкәмәнең әлеге карары спортчыларның быелгы кышкы Олимпиадага чакырылачагын аңлатмый, ансын махсус комиссия хәл итәчәк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG