Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спорт арбитраж мәхкәмәсе Русияең 28 спортчысын аклады


Лозандагы спорт арбитраж мәхкәмәсе Русия спортчылары тапшырган 39 шикаятьнең 28ен канәгатьләндерде. Алар арасында Ольга Фаткулина да бар, ә Илвир Хуҗин быелгы Олимпиадада катнаша алмаячак.

Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS) Русиянең 28 спортчысы шикаятен карап, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен гомерлеккә Олимпиадаларда катнашудан читләштерергә дигән карарны көчтән чыгарды. Акланган спортчылар арасында тимераякчы Ольга Фаткулина, шулай ук чаңгычылар Александр Легков һәм Максим Вылегжанин, тимераякчы Иван Скобрев, чанада узышучы Альберт Демченко да бар.

Бу спортчыларның Сочи Олимпиадасында күрсәткән нәтиҗәләре янәдән дөрес дип табылачак, алар барысы да Олимпия уеннарында катнашу хокукы алды.

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) белдерүенчә, мәхкәмәнең әлеге карары спортчыларның быелгы кышкы Олимпиадага чакырылачагын аңлатмый, ансын махсус комиссия хәл итәчәк.

"Кара исемлектә" калганнар арасында татар спортчысы да бар – бобслейчы Илвир Хуҗин. Аның Сочидагы нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Шулай да мәхкәмә аның шикаятен өлешчә булса да кәнәгатьләндерде – ул Олимпия уеннарында катнашудан гомерлеккә түгел, быелгы уеннардан гына читләтелде.

Башкортстан биатлончысы Ольга Вилухина әлегә акланмады. Аның аппеляциясен кышкы Олимпия уеннары узгач карарга тиешләр.

Узган ел ахырында Сочи Олимпиадасы вакытында допинг куллунауда гаепләнеп бер төркем Русия спортчысның медальләре алынды, күпләре гомерлеккә ярышлардан читләштерелде. Шулай ук допинг җәнҗалы нәтиҗәсендә ХОК Русияне 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерде. Спортчылар уеннарда нейтраль флаг астында чыгыш ясаячак.

XS
SM
MD
LG