Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан түрәсе мәктәптә чуаш телен өйрәнү мөмкинлеге булмавын белдерде


Дамир Фәттахов Казан мәктәбендә (архив фотосы)

Казан мэриясе чуаш һәм мари телләрен ана теле буларак бары якшәмбе мәктәпләрендә генә өйрәнү мөмкин дип белдерә.

Казан башкарма комитетының рәис урынбасары Дамир Фәттахов мәктәпләрдә чуаш һәм мари телләрен ана теле буларак уку мөмкинлеге юк, дип белдергән. Моның хакта ул ата-аналар җибәргән рәсми мөрәҗәгатькә җавабында яза, дип хәбәр итә Idel.Реалии. Ата-аналар чуаш һәм мари телләре ана теле буларак укытыла алган мәктәпләр исемлеген сораган булган.

"Бүгенге көндә Казанның белем бирү оешмаларында чуаш телен ана теле буларак уку мөмкинлеге юк, чөнки чуаш телен өйрәнергә теләүчеләр саны җитәрлек түгел. Ана телен өйрәнү төркемнәре кимендә 8 кеше булганда туплана", диелә җавап хатында.

Фәттахов сүзләренчә, 2009-2012 елларда Казан башкарма комитеты "Чуаш милли-мәдәни автономиясе" белән бергә чуаш теле укытыла торган сыйныфлар проектын әзерләгән булган, тик җитәрлек санда укучылар җыелмау сәбәпле, проект тормышка ашмаган.

Туган телләрен өйрәнергә теләгән балалар өчен Татарстан халыклар дуслыгы йортында күп милләтле якшәмбе мәктәбе эшләп килә дип яза Фәттахов. "Күп милләтле мәктәптә 23 бүлек бар, шул исәптән мари һәм чуаш бүлекләре дә эшли. Балалар анда туган телен, тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә ала", диелә җавап хатында.

Федераль канун нигезендә мәктәпләр укучыларның туган телләрен өйрәнү хокукларын тәэмин итәргә тиеш. Әмма шунда ук "белем бирү системында мөмкинлекләр булганда" диелә.

Декабрь азагында ул вакытта Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе булган Илсур Һадиуллин Казан укучыларының ата-аналарының 65,19 проценты туган тел дәресе буларак татар телен, 34,26 проценты урыс телен, 0,45 проценты башка телләрне сайлаган, дип белдергән иде. Казанның яһүд этномәдәни компонентлы мәктәбендә ана теле буларак иврит теле сайланган, дип әйтте Һадиуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG