Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда көчле буран сәбәпле юллар ябылды, электр энергиясе өзелде


Казанда буранлы көн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

5 февраль Татарстан көчле буран астында калды. Юллар ябылды, авиаочышлар тоткарланды, метрода, автобусларда чиратлар барлыкка килде, машиналар ишегалларыннан чыга алмый батып калды, кайбер районнарда электр тәэминаты өзелде.

Буран нәтиҗәсендә Казан урамнарында 9 баллга җиткән тыгыннар барлыкка килде. Шул ук вакытта күпләр машианаларын ишегалларында калдырып чыккан иде. Нәтиҗәдә метрода, җәмәгать транспортында зур чиратлар хасил булды.

Казан хакимияте Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән шәһәрдә "Буран" планын гамәлгә кертте. Аның нигезендә, Казанны кардан чистарту өчен 600 берәмлек техникага өстәмә рәвештә тагын 300-400 машина җәлеп ителәчәк.

Моннан тыш, Казан, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевски, Спас, Яңа Чишмә районнарындагы 50ләп торак пунктта электр тәэминәте өзелде. Барлыгы 8398 кеше утсыз калган, 193 ярдәмче трансформатор станциясе электр энергиясеннән аерылган дип хәбәр ителде.

Казанның иң зур сәүдә үзәкләренең берсе, һава торышы начар булу сәбәпле, дүшәмбе эшләмәү турында белдерде.

Казан һава аланында рейслар тоткарлана, автобусларга һәм йөк машиналарына Казаннан зур юлга чыгу тыелды. Якын араларда Казан-Чаллы юлы җиңел машиналар өчен дә ябылырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

Бүген, шулай ук һава торышы бозылу сәбәпле, Казанда балаларга мәктәпкә һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр

5 февральгә каршы төндә Татарстанга көчле буран килү сәбәпле, республикада барлык идарә органнары да кичекмәстән ярдәм күрсәтү режимына күчерелде. Якшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык идарә органнары өчен югары дәрәҗәдә әзерлек режимы кертү турында фәрман имзалады. Янгын сүндерүчеләр, табиблар, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр һәм башкалар даими әзерлектә, юлларда ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб булдырылды.

Синоптиклар көчле җилнең 6 февральгә кадәр дәвам итәчәге турында кисәтә. Җилнең тизлеге секундка 18-20 метрга җитәргә мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG