Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Татарстан туграсы көненә планлаштырылган пикетка рөхсәт бирмәде


"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары

Казат хакимияте "Азатлык" татар яшьләре берлеге 7 февральдә шәһәрнең Бауман урамында Татарстан туграсы көненә багышлап уздырырга җыенган пикетка рөхсәт бирмәгән. Бу көнне анда башка чара уздырылачак дигән сәбәп күрсәтелгән.

Активист Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, Казан мэриясе аларга "бу урында элегрәк планлаштырылган чаралар уздырылу сәбәпле" пикетны Татарстан урамындагы Тинчурин бакчасында оештырырга тәкъдим иткән.

Берлек яшьләре моңа риза түгел. "Безгә бу чараны үткәрүне инде өченче ел рәттән тыялар. Хакимиятнең бу гамәле прокуратура һәм мәхкәмәгә шикаять ителәчәк", диде Нәбиуллин.

Пикет 7 февральгә көндезге сәгать 12дән өчкә кадәр планлаштырылган булган. Татарстан туграсының 26 еллыгына багышлап активистлар баннерлар, фоторәсемнәр күрәстергә теләгән, байраклар таратырга ниятләгән.

Соңгы айларда "Азатлык" татар яшьләренә бер генә чара да уздырырга рөхсәт бирелмәде. Активистларның узган ел ахырында татар телен яклап митинг оештыру турындагы белдерү хатлары 16 тапкыр кире кагылды.

XS
SM
MD
LG