Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятенә татар телен яклап митинг уздыру турында белдерелгән


 Чаллыда татар телен яклау пикеты (архив фотосы)
Чаллыда татар телен яклау пикеты (архив фотосы)

6 февральдә Дөнья татар иҗтимагый үзәге Казан башкарма комитетына татар телен яклап митинг уздыру турында белдерү хаты керткән. Чара 18 февральгә планлаштырылган.

ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренә караганда, митинг 21 февральдә билгеләнүче ана телләре көненә һәм "татар телен саклау белән бәйле" мәсьәләләр карауга багышлана.

Оештыручылар хакимияттән Бауман урамында сәгать янындагы, Камал театры каршындагы, Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы, Театр урамындагы Тукай һәйкәле янындагы мәйданнарның берсен яки Пушкин урамындагы Тукай бакчасын сорый. 200ләп кеше катнашыр дип белдерелгән.

"Без февральне туган телне яклауга багышлаячакбыз. Митингка рөхсәт бирмәсәләр, ялгыз пикетларга чыгачакбыз", ди Зәкиев.

Аның сүзләренчә, чараларның төп таләбе - Татарстан мәктәпләренә "татар телен дәүләт теле буларак кайтару".

2017 ел ахырында "Азатлык" татар яшьләре берлеге дә Казан хакимиятеннән татар теле яклауга багышланган митинг уздыруга рөхсәт сораган иде. Ләкин активистларның белдерү хатлары 16 тапкыр кире кагылды.

XS
SM
MD
LG