Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин президентлыкка намзәт буларак теркәлде


Владимир Путин
Владимир Путин

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны 18 мартта узачак сайлауда ил башлыгына намзәт буларак теркәде.

Бу хакта карар Үзәк сайлау комиссиясенең сишәмбе утырышында кабул ителгән.

Путиннан тыш сайлауда "Гражданская инициатива" фиркасеннән Ксения Собчак, "Яблоко"дан Григорий Явлинский, "Партия Роста"дан Борис Титов, "Российский общенародный союз"дан Сергей Бабурин һәм "Коммунисты России" фиркасеннән Маким Сурайкин да катнашырга җыена. Якын араларда алар да намзәт буларак теркәлер дип көтелә. Үзәк сайлау комиссиясе әлеге намзәтлеккә тәкъдим ителүчеләр өчен җыелган имзаларның яраксыз булганнары биш проценттан артмый дип белдерде.

Владимир Жириновский һәм Павел Грудинин парламент фиркаләреннән тәкъдим ителгәнгә, имза җыюдан азат. Алар инде президентлыкка намзәт буларак теркәлде.

Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга сайлауда катнашырга рөхсәт ителмәде. Үзәк сайлау комиссиясе моны аның "Кировлес" эше нигезендәге хөкем карары белән аңлатты. Навальный рөхсәт бирмәүне канунсыз дип саный һәм үзенең фикердәшләрен сайлауга бармаска, ризасызлык чараларына чыгарга чакырды.

XS
SM
MD
LG