Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ЮВТ Аэро": "Татарстанны таныту кирәклеген аңлыйбыз"


"ЮВТ-Аэро"ның Bombardier CRJ200 очкычы
"ЮВТ-Аэро"ның Bombardier CRJ200 очкычы

Татарстанның "ЮВТ Аэро" һава ширкәте Европа шәһәрләренә очышлар башларга ниятли. Ул үзен имин ширкәт дип таныта. Очкычларында пассажирларга чәкчәк, өчпочмак тәкъдим итү мөмкинлеге карала.

Татарстанның "ЮВТ Аэро" һава ширкәтенең планнары зурдан. Киләчәктә ширкәт очкычлары чит илләрдәге Мюнһен, Тифлис, Париж, Мински, Тель-Авивка юл алырга мөмкин. Бу хакта ширкәт җитәкчесе урынбасары Станислав Козленко Азатлык соравына җавап биреп, сивил авиация көне уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында белдерде. Әлеге көн Русиядә 9 февраль үткәрелә.

Станислав Козленко
Станислав Козленко

"ЮВТ Аэро" 2017 елның сентябрендә халыкара очышлар өчен лицензия алды. Әлегә Грузиянең Батум шәһәренә генә очалар. Узган ел Татарстан спортчылары Казакъстанга әлеге ширкәт очкычларында барган. Козленко сүзләренчә, Әрмәнстан башкаласы Ереванга очу инде хәл ителгән.

"ЮВТ Аэро" мөдире урынбасары халыкара очышлар өчен рөхсәт алу авыр булмады, ди. Әмма Мәскәү түрәләренең ышанычын аклар өчен тырышлык кирәк дип сөйләде. 2011 елда Карелиядә ТУ-134 очкычы җимерелеп төшеп 45 кеше гомере өзелгәч, Ярославльдә Як-42 очкычы казасында "Локомотив" хоккей такымы корбан булгач, "Татарстан" һава ширкәте очкычы 2013 елда һәлакәткә юлыккач авиаширкәтләргә таләпләр артты, лицензия алу авырлашты. Әлеге хәлләрдән соң "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" урнына "ЮВТ Аэро" барлыкка килде.

Безне вакытында килә һәм китә торган пунктуаль ширкәт дип таныйлар

"Без – яңа авиаширкәт, ышанычны акларга, без эшли алабыз дигәнне исбатларга кирәк иде. Русиянең авиациягә караган кануннары нигезендә яңа ширкәт кимендә ике ел дәвамында Русия эчендә эшләргә тиеш, безгә бары тик ил эчендә генә очарга рөхсәт ителде. Моннан соң ул тикшерелә, дәгъвалар булмаса, аңа халыкара очышларга лицензия бирелә. Без дә нәкъ шул сынауны уздык. Без берничә тапкыр Русиядә иң популяр авиаширкәт исеменә лаек булдык. 2015 елдан бирле безне вакытында килә һәм китә торган пунктуаль ширкәт дип таныйлар.

Бизнесны алып бару авыр, безгә карата шикләнүләр бар, аерым ниндидер мөнәсәбәт дип әйтә алмыйм. Еллык күрсәткечләргә караганда, безгә ышанычсызлык белдерү нигезсез. Пассажирларны вакытында илтәбез, алып кайтабыз. Бу – бер. Безнең бурычлар юк, барлык түләүләрне дә вакытында башкарабыз. Бу – ике. Өченчедән, пассажирлар канәгать. Безгә ышанмаска бер сәбәп тә юк", ди Сидоров.

"ЮВТ Аэро"ның әлегә җиде очкычы бар. Теләкләре күбрәк пассажирлар сыйдыра торган очкычлар сатып алу. Иминлек ягыннан да тел-теш тидерерлек түгел, ел дәвамында тикшерүләр узабыз. Бернинди очраклар булмады, буларга да язмасын", дип сөйләде Козленко Азатлык соравына җавап биреп.

Татарстанның әлеге ширкәте республиканы танытамы? Очкычларда миллилек бармы? 2016 елның җәендә "ЮВТ Аэро" ширкәте мөдире Петр Трубаев Азатлыкка салонда хезмәтләндерүчеләргә милли бизәкле киемнәр тектерәчәкбез дип әйткән иде. Азатлык бу юнәлештә эшләр ничек тора дип белеште.

Республиканы таныту вазифасы йөкләнгәнен аңлыйбыз

"Ширкәт сүзендә тора, игъланнар татарча да, русча да әйтелә, стюардессалар киемнәрендә дә милли бизәкләр бар. Безгә республиканы таныту вазифасы йөкләнгәнен аңлыйбыз. Безнең пассажирлар өчен икетеллелек гадәти күренеш", диде Козленко.

Азатлык, киләчәктә очкычларда пассажирларга татар милли ризыклары да тәкъдим ителерме, дип тә сорады.

"Пассажирларны ризыкландыруның үз системы бар. Кыска вакытка очыш икән, без аларга су һәм башка эчемлекләр тәкъдим итәбез. Озаграк вакыт очышлар булганда ашату оештырабыз. Якын киләчәктә Европа шәһәрләренә, Израиль, Беларуска очарга планлаштырабыз, әлегә сөйләшүләр бара, анда инде меню башкача корылачак.

Татлы ризык булса, чәкчәк төкъдим ителәчәк, менюга өчпочмакны да кертергә телибез. Рейс берәр бәйрәмгә туры килсә, милли ризык оештырыла", диде Козленко. Ризыкларның хәләл, кошер булачагы – әлегә хәл ителмәгән.

Алексей Сидоров
Алексей Сидоров

Татарстан Транспорт, юл хуҗылыгы министрлыгының идарә мөдире Алексей Сидоров Азатлыкка транспортта Татарстанны, татар телен, халкын таныту, популярлаштыру өчен үзләренең махсус програмнары юк дип әйтте.

Татар телен куллануда аксаганыбызны беләбез

"Соңгы вакытта татар теле тирәсендә төрлесе булды, без аның никадәр актуаль булганын аңлыйбыз һәм мөмкин кадәр бу эштә катнашырга тырышабыз. Безгә карата дәгъвалар күп булды, элмә такталарга ике телдә язуларга да, татар телен куллануда аксаганыбызны беләбез, безне тәнкыйтьлиләр. Алар урынлы, үзгәрергә тырышабыз. Әмма транспортта татар телен бага торган бүлегебез дә, аерым кешеләребез дә юк. Без ширкәтләргә, оешмаларга киңәш кенә итә алабыз, әмма таләп итү, тикшерү безнең вәкаләтләргә керми.

Безнең министрлыкта Татарстанны, ике дәүләт телен популярлаштыру програмы юк. Эшчәнлегебез республиканың "Дәүләт телләре турындагы" канунына нигезләнә. Анда аудио һәм визуаль мәгълүматны ике телдә башкарырга тиеш дип язылган. Инглиз телен өстәргә мөмкин. Мәсәлән, "Казан" халыкара һава аланында бу эш оештырылган. Ягъни инфраструктура хуҗалары моны башкара. Бу юнәлештә бюджет акчасын куллану күзалланмый. Проектлар дәрәҗәсендә булганда, министрлык та үз ягыннан, милли бизәкләр, Татарстанны аерып торучы билгеләр бармы дип карый", ди Сидоров.

Аның сүзләренчә, министрлыкта аерым бу юнәлешне багып торучы бүлек тә, кеше дә юк. "Әмма бик актив яшьләр бар, алар җитешсезлекләрне, нәрсә эшләргә мөмкин булганны әйтеп торалар", дип сөйләде Сидоров Татар яшьләре форумы активистларын күз алдында тотып.

XS
SM
MD
LG