Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда Русия илчелеге каршындагы мәйданга Русиянең берничә ел элек үтерелгән оппозиция сәясәтчесе Борис Немцов исеме бирелде.

Бу хактагы канун өлгесенең раслануы һәм гамәлгә керүе турында Немцов фонды рәисе Владимир Кара-Мурза хәбәр итте.

Рәсми ачылыш тантанасы 27 февральдә, Борис Немцовны үтерүгә өч ел булган көнне узачак.

Гыйнвар башында Вашингтонның шәһәр шурасы Немцов мәйданы турындагы канунны тизәйтелгән тәртиптә кабул итү өчен тавыш бирде. Моңа кадәр документ профильле комитетта хупланган иде.

Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде.Тикшерү фаразына күрә, оппозициядәге сәясәтчене үтерүче яллап үтерткәннәр. Мәскәү хакимиятләре оппозиция вәкиле истәлегенә элмә такта куюга каршы килә, ә аның үтерелгән урында ясалган халык мемориалы даими рәвештә тузгытылып тора.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG