Явлинский "Яблоко" фиркасеннән, Титов "Партия Роста"дан, Бабурин "Российский общенародный союз" фиркасеннән тәкъдим ителгән иде.
Барлык намзәтләр дә кирәкле санда имзалар җыеп тапшырган, дип яза Интерфакс.
Сишәмбе Үзәк сайлау комиссиясе ил президентына намзәт буларак Владимир Путинны теркәде.
Владимир Жириновский һәм Павел Грудинин парламент фиркаләреннән тәкъдим ителгәнгә, имза җыюдан азат. Алар президентлыкка намзәт буларак алданрак теркәлде.