Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан туграсы көнендә активистлар Бауман урамында чара уздырды


Бауман урамында әләмнәр белән
Бауман урамында әләмнәр белән

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан туграсы кабул ителгән көнгә багышлап Казанның Бауман урамында үзенең инде гадәткә кергән чарасын уздырды. Алар республика туграсы сурәте төшерелгән биш мең әләм һәм Татарстан флагы төсендәге тасмалар таратты.

Активист Рәфыйк Кәримулла Азатлыкка сөйләвенчә, урамда бишәр мең әләм һәм тасма таратылган. "Чараның максаты - Татарстан гербын халыкка таныту. Бөтен халык та бу бәйрәм турында белми, Татарстан хакимияте дә бу мөһим көнне берничек тә үткәрми дяирлек, бу бик аяныч", диде Кәримулла. Мондый чара инде сигезенче ел уздырыла.

Активист сүзләренә караганда, полиция алар янына килмәгән, тоткарлаулар да, кисәтүләр дә булмаган.

7 февраль көнне "Азатлык" татар яшьләре берлеге Бауман урамында Татарстан туграсы көненә багышлап пикет уздырмакчы иде. Ләкин Казан хакимияте моңа рөхсәт бирмәде. Бу көнне анда башка чара уздырылачак дигән сәбәп күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG