Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никита Белыхка чыгарылган хөкем карары шикаять ителгән


Никита Белых
Никита Белых

Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхка чыгарылган сигез ел төрмә турында хөкем карарына каршы адвокатлар аппеляция шикаяте биргән.

Бу хакта Белыхның адвокаты Андрей Грохотов хәбәр итә дип яза "Интерфакс".

Грохотов сүзләренә караганда, ул чәршәмбе хөкем карарының аңлатма өлешен алган, ә пәнҗешәмбе аңа каршы кыска аппеляция шикаяте тапшырган. Тулы шикаять Белых мәхкәмә карары белән танышып беткәннән соң биреләчәк дип белдерелә.

Грохотов элекке губернаторның хәле начарайганнан начарая дип тә сөйләгән. Мәхкәмә алдыннан табиблар Белыхка йөрәк өянәге яный дип кисәткән булган.

1 февральдә Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны сигез елга кырыс шартлы төрмәгә ябу карары чыгарды. Ул шулай ук 48,2 млн сум штраф түләргә тиеш. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG