Accessibility links

Никита Белыхка 8 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы бирелде


Никита Белых мәхкәмәдә
Никита Белых мәхкәмәдә

Мәскәүнең Пресненский районы мәхкәмәсе Киров өлкәсенең элекке губернаторы Никита Белыхны сигез елга кырыс шартлы төрмәгә ябу карары чыгарды. Ул шулай ук 48,2 млн сум штраф түләргә тиеш.

Хөкемдар Татьяна Васюченко Белыхны Нововятский чаңгы комбинаты җитәкчелегеннән ришвәт алуда гаепле дип таныды.

Хөкем карарын уку берничә сәгатькә сузылды. Хөкемдар һәм җыелган халык бу вакыт эчендә басып торды. Никита Белыхка утырырп торырга рөхсәт ителде. Белых белән килгән табиблар аның сәламәтлеген тикшереп торды.

Мәхкәмә элекке губернаторның тагын бер очракта ришвәт алу гаебен танымады.

Прокуратура Белыхны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм 100 миллион сум күләмендә штраф түләтүне сораган иде. Элекке губернатор гаебен танымый, җинаять эшен махсус хезмәтләр провокациясе дип атый.

Белыхны тоткарлауны ФСБ генералы Олег Феоктистов контрольдә тоткан иде. Элекке иктисади үсеш министры Алексей Улюкаев эше белән дә ул шөгыльләнде.

Никита Белыхны 2016 елның июнендә тоткарладылар. Ул 600 мең евро күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү версиясенә караганда, элекке губернатор кайбер ширкәтләрне өлкәнең инвестиция объектлары исемлегенә кертергә вәгъдә биргән.

XS
SM
MD
LG