Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда Facebook-ның Русия кануннарын үтәвен тикшерәчәкләр


2018 елның икенче яртыеллыгында Facebookның Русия кануннарын үтәвенә бәйле тулы тикшерү узачак.

Бу хакта Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров Facebook ширкәте вәкилләре Томас Кристенсен һәм Габриэлла Чех белән очрашуда белдергән.

"Ширкәтнең җаваплы затларына 2018 елның икенче яртыеллыгында Facebook-ның Русия каннунары таләпләрен үтәвен тикшерү булачагы турында әйтелде", диелә Роскомнадзор сайтындагы хәбәрдә.

Роскомнадзор Facebook-ны тикшерү эшен 2018 елда башлаячак дигән хәбәрләр былтыр ук чыккан иде. Социаль челтәргә төп таләп: барлык шәхси мәгълүматларны Русиядәге серверларда саклау һәм хакимият оешмалары тарафыннан таләп итү очрагында кирәкле мәгълүматны тапшыру.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Facebook шәхси мәгълүматларны Русиядә саклаудан баш тартса, илдә шулай ук ширкәтнең милке булган Instagram һәм What's app та тыелырга мөмкин. Ләкин әлегә алар турында бер белдерү дә булмады.

XS
SM
MD
LG