Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимиятнең Telegram белән көрәше – күсәкле кыргыйның галәм очкычы белән көрәше"


Facebook, Telegram, Instagram. Русиядә нинди социаль челтәрләрне тыю белән яныйлар? Азатлык социаль челтәрләргә дәгъваларны өйрәнде.

Бу атнада Роскомнадзор Facebook социаль челтәренә кисәтү чыгарган, аны илдә тыю ихтималы белән яныйлар. Шулай ук Русиядә Telegram-ны ябу турында сүзләр дә янә яңгырый башлаган. Бу белдерүләрнең сәбәбе нидә? Telegram белән Facebook-ны илдә тыю нинди нәтиҗәләргә китерә ала? Азатлык бу сорауларга җавап эзләргә тырышты.

"Telegram – мин белгән иң уңайлы мессенджер​"

Telegram мессенджерына "һөҗүм" бу елның июнь аенда булган иде. Ул вакытта Роскомнадзор Telegram җитәкчесе Павел Дуровка ачык хат язып, мессенджер Русиядә теркәлергә тиеш, югыйсә ул тыелачак дип кисәткән иде. Теркәлү очрагында мессенджерга дәгъвалар булмаячак, ул тыныч эшли алыр диелгән иде. Ул вакытта Дуров Telegram-ны теркәгән һәм низаг тыныч хәл ителгән иде.

Telegram-ны Русиядә нигә тыярга теләгәннәр? Эш шунда ки, 2016 елда Русиядә Яровая кануннар пакеты кабул ителде, аның нигезендә мессенджерлар шифр ачкычларын тиешле органнарга тапшырырга тиеш. 2017 елдан Роскомнадзор теркәлмәгән мессенджерларны тыя башлады, беренче булып Zello тыелды. Бу атна исә ФСБ "Яровая кануннары" нигезендә Telegramдагы язышу шифрларын ачуны таләп итте.

Telegram үзе шифр ачкычларының булмавы турында, булган очракта да аларны беркемгә бирмәячәген белдерә. Telegram-ның иң зур үзенчәлеге – өлешчә ябык шифр кодын куллану, бу ике кеше арасында язышуны имин итә. Ә "серле язышу" очрагында (бу мессенджерда булган функционал) Telegram хатларны беркем урлый алмаячак дип гарантияли.

Telegram-ның җитәкчесе Павел Дуров
Telegram-ның җитәкчесе Павел Дуров

Telegram – мин белгән иң уңайлы мессенджер, мин аны даими рәвештә, көн саен кулланам

Мессенджерга һөҗүмне Русия сәясәтчесе, элекке Дума депутаты Дмитрий Гудков тәнкыйтьләп чыккан. "Telegram – мин белгән иң уңайлы мессенджер, мин аны даими рәвештә, көн саен кулланам. Шуңа күрә Павел Дуров һәм Русия хакимияте низагында мин Дуров яклы.

Мин берәр ICQ-ның тугъры тарафдары булсам идем да, бу бер гади фактны инкарь итми: хакимиятнең Telegram белән көрәше – ул күсәкле кыргыйның галәм очкычы белән көрәше. Ачулы, тупас һәм, бәхеткә, нәтиҗәсез көрәш", дип язып чыкты Гудков.

Ирекне чикләгән искергән кануннар кабул итәсез икән, сез үзегезнең икътисадны бетерү белән тәмамлаячаксыз

Telegram тирәсендә туган яңа вазгыятьне Павел Дуров үзе дә язып чыкты. "Хәзер 2017 ел, дөнья ачык һәм аның эчендә барысы да үзара бәйләнгән. Ирекне чикләгән искергән кануннар кабул итәсез икән, сез үзегезнең икътисадны бетерү белән тәмамлаячаксыз. Соңгы берничә елда Google, Oracle, Microsoft үзләренең Русиядәге вәкиллекләрен япкан, һәм күп кенә кече ширкәтләр дә аларның мисалларына ияргән", ди Дуров.

"Бервакыт Иран һәм Русия шундый вакытка җитәчәк, без һәм башка IT-ширкәтләр анда офисларыбызны ача алачакбыз, дип өметләнәм. Аңа кадәр исә без ирекне хөрмәт иткән урыннардан бу илләрдәге кулланучыларга имин хәбәрләшү мөмкинлеген булдыруны дәвам итәчәкбез", дип язып чыкты Telegram мөдире.

Facebook: "Алар кайчан тыюдан туктар?"

Дөньяның иң зур социаль челтәре булган Facebook-ка да Русиядә тыю янарга мөмкин. "2018 елда Facebook Русиядә шәхси мәгълүматларны саклау канун үтәмәсә, социаль челтәр Русиядә тыелачак", дип белдерде Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров.

Mediascope мәгълүматына күрә, 2017 елның августында Русиядә Facebook-ның айлык аудиториясе 26,1 млн кеше тәшкил иткән (шуларның 19-ы - десктоп, 7,1 млны - мобиль кушымтада). Барлыгы Русиядә интернет белән якынча 87 млн кешенең кулланганын исәпкә алганда, бу шактый зур сан.

Белгечләр фаразлавынча, Русиядә Facebook-ны тыю беренче чиратта кече бизнес һәм хәйрия фондларына тискәре тәэсир итәчәк. Мисал өчен, Qlean и Shelly хезмәт күрсәтү сервисының маркетинг мөдире Олег Хаустов белдергәнчә, Facebook-ка яңа клиентларның 30%-ы туры килә. Башка кече бизнес вәкилләре дә аудитория югалтудан курка.

Facebook хуҗасы Марк Цукерберг
Facebook хуҗасы Марк Цукерберг

Моннан тыш Русия Facebook-ы күп кенә хәйрия фондлары өчен төп нигез булып тора. "Подари жизнь" хәйрия фонды вәкиле Екатерина Шергова сүзләренчә, бу социаль челтәр аларга актив 50 мең укучыны бирә. "Мондый актив берләшмәне алыштыру, әлбәттә, бик авыр булыр", ди ул.

Чыннан да канун бозучылар, җәмгыятькә куркыныч тудырган сайтларны тыю аңлап була, ләкин күп кеше катнашкан социаль челтәрләрне тыюны кабул итеп булмый

"Дождь" каналы алып баручысы, стартаплар белгече Степан Данилов "чыннан да канун бозучылар, җәмгыятькә куркыныч тудырган сайтларны тыю аңлап була, ләкин күп кеше катнашкан социаль челтәрләрне тыюны кабул итеп булмый. Алар кайчан тыюдан туктар?", дип әйтте. Данилов белдергәнчә, мондый тыюлар ил икътисадына зур зыян сала. Кече бизнес вәкилләренә авыр киләчәк, бу чит ил брендларының да Русиядән китүенә китерәчәк, дип саный ул.

Facebook-ны тыю медига да тискәре тәэсир итәчәк, ди Данилов. Русия мәгълүмат чаралары трафигының 36,6%-ы нәкъ бу социаль челтәрдән килә (чагыштыру өчен: Вконтакте - 43,9%, Одноклассники - 10,7%). Күп кенә медиа бу трафик бәрабәренә яши. Моннан тыш төрле хезмәтләрдә теркәлү очрагында еш кына Facebook аша да теркәлү узып була, бу челтәрнең тыюлуы күп кешенең төрле сервисларга керү мөмкинлеген чикләячәк, ди Степан Данилов.

Роскомнадзор Facebook-ны тикшерү эшен 2018 елда башлаячак, дип көтелә. Социаль челтәргә төп таләп: барлык шәхси мәгълүматларны Русиядә саклау һәм органнар тарафыннан таләп итү очрагында кирәкле мәгълүматны тапшыру.

Кайбер белгечләр фикеренчә, Facebook шәхси мәгълүматларны Русиядә саклаудан баш тартса, илдә шулай ук ширкәтнең милеге булган Instagram һәм What's app та тыелырга мөмкин. Ләкин әлегә алар турында бер белдерү дә ясалмады.

Русия интернетында тыюлар тарихы:

* 2015 елның август азагында Роскомнадзор Википедия мәкаләләрендә наркотик куллану интрукцияләрен табып, аларны тыярга теләгән. Бу очракта сайт тулысы белән блокланган булыр иде. Башта тыю карары булса да, соңрак Роскомнадзор Викепедияне тыелган сәхифәләр исемлегеннән алды. Тыелу очрагында Википедиянең татар бүлеге дә блокланган булыр иде.

* 2016 елның 17 ноябрендә Роскомнадзор эш эзләү һәм эшлекле элемтәләр белән алышу өчен булдырылган LinkedIn челтәрен тыйды. Оешма фикеренчә, әлеге социаль челтәр Русия ватандашларының шәхси мәгълүматлары ил җирлегендә сакланырга тиеш дигән канунны бозган.

* 2017 елның 2 маенда Роскомнадзор BlackBerry, Imo, Line мессендежерларын тыйды. Төп сәбәп - әлеге сервисларның Роскомнадзорда мәгълүмат таратучы буларак теркәлмәве.

* 2017 елның июнь азагында Роскомнадзор Telegram-ны тыю мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта низаг килешү белән тәмамланды, ләкин сентябрьдә ФСБ Telegram-нан шифр ачкычларын таләп итте. Июнь азагында булган низаг Русиядә Telegram аудиториясен кинәт арттырды.

* 2017 елның 30 июлендә Русия президенты илдә анонимайзер һәм VPN-хезмәтләрне тыю турында канунны имзалады. Бу исемлеккә популяр TOR браузеры да карый. Бу хезмәтләр Русиядә 2017 елның 1 ноябреннән тыяла.

XS
SM
MD
LG