Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

Бүген узган хоккей матчында Русия хатын-кызлар такымы Канадага 0:5 исәбе белән җиңелде. Әммә алар барыбер ярымфиналга чыгып Финляндия такымы белән 3нче урын өчен көрәшәчәк. Уен 21 февраль Казан вакыты белән сәгать 10:40та була. Исегезгә төшерик, Русия такымында өч татар кызы бар – Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиева һәм Диана Канаева.

19 февраль, 10нчы көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия1198
2 Германия1064
3 Канада656
4 Нидерланд652
5 АКШ532
- - - - - -
18 Украина100
19 Кытай052
20 Русиянең олимпия атлетлары038

Сергей Ридзик (сулдан икенче) 2015 елда Швейцариянең Ароза шәһәрендә фристайлда дөнья касәсен өчен ярыша
Сергей Ридзик (сулдан икенче) 2015 елда Швейцариянең Ароза шәһәрендә фристайлда дөнья касәсен өчен ярыша

Быелгы Олимпия уеннарында катнашучы Русия спортчыларының тагын берсенең татар тамырлары булуы ачыкланды. Бу турыда интернет кулланучылар язып чыкты. Ски-кросста чыгыш ясаучы Сергей Ридзик әнисе ягыннан Татарстан егете. "Ридзикның әнисе татар, тамырлары Татарстаннан: бабасы Тәтештән, ә әбисе Тукай районыннан. Әнисенең исеме Нәзирә Вәли кызы", дип язган Челтәрдә бер ханым. Ул үзен Сергейның әнисенең икетуганы дип атый.

Бу сүзләрнең дөреслеген ачыклау мөмкин булмады, ләкин спортчының татарлар белән бәйләнеше барыбер бар. Сергей Ридзикның шәхси тренеры – Тәлгать Сәяпов.

Тәлгать Сәяпов 1982 елның 10 октябрендә туган, Мәскәүдә яши. Халыкара класслы спорт мастеры (фристайл, могул). Европа касәсе җиңүчесе (2003).

Сергей Ридзик исә 1992 елның 25 октябрендә, Кольски ярымутравында Мончегорски дигән кечкенә бер шәһәрдә дөньяга килгән. Русиянең спорт мастеры. Дөнья касәсе этабының икеләтә призеры.

Сергей спортка үзен нәкъ менә әнисе китерүен әйтә. "Безнең шәһәр кечкенә, монда ике генә юл мөмкин иде – йә наркоман буласың, яки спорт белән шөгыльләнәсең. Әнием мине спортка илтте", дип рәхмәт хисләре белән искә ала спортчы.

Сергей Ридзик катнашындагы ярышлар 21 февральдә Казан вакыты белән 05:30да башланып китәчәк.

Анастасия Брызгалова һәм Александр Крушельницкий
Анастасия Брызгалова һәм Александр Крушельницкий

Русия спортчысы Александр Крушельницкийның канында тыелган мельдоний маддәсе табылган. Пхенчхандагы уеннарда Крушельницкий хатыны Анастасия Брызгалова белән керлингта икеләтә микстта бронза яулады. Ләкин алар хәзер бу медальләреннән колак кагарга мөмкин. Бу Русия керлинчыларының Олимпия уеннары тарихында беренче медале иде.

18 февраль, 9нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия998
2 Германия954
3 Нидерланд652
4 Канада556
5 АКШ532
- - - - - -
17-18 Украина100
19 Кытай051
20 Русиянең олимпия атлетлары038

Сулдан: Цзя Цоньянь (Кытай), Александр Абраменко, Илья Буров (Русия, 3нче урын)
Сулдан: Цзя Цоньянь (Кытай), Александр Абраменко, Илья Буров (Русия, 3нче урын)

​Якшәмбе Пхенчхан Олимпиадасында Украина беренче алтын медален алды - Александр Абраменко фристайлда җиңү яулады. Аның тренеры - кырымтатар Энвер Аблаев. Ул халыкара спорт остасы, Украина җыелма такымының фристайлда баш тренеры.

Александр Абраменконың алтын медаль алуына тренеры Энвер Аблаевның шатлану видеосы:

Энвер Аблаев 1977 елда Үзбәкстанның Чирчик шәһәрендә туган. 1995 елда Украинага күчеп килгән. 1998 елда Львовта Украина спартакиадасында җиңеп фристайлда Украина такымына керде, 2000 елда Европа кубогыда көмеш медаленә ия булды, 2002 елда Солт-Лейк-Ситида узган XIX олимпиадада 22нче булган иде. 2005 елда фристайлда дөнья кубогында Украина өчен беренче алтын медальне алган спортчы.

Андрей Ларьков уңда
Андрей Ларьков уңда

Татарстанның кышкы Олимпиадада тагын бер медаль. Бу юлы Яшел Үзән егете Андрей Ларьков чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады. Моңарчы Татарстан исеменнән чыгыш ясаучы спортчы кызлар көмеш һәм бронз медальләр алып килгән иде.

Кызганыч, Казакъстан өчен чыгыш ясаган татар егете фристайл-акробатика ярышларында финалга чыга алмады. Илдар Бәдретдинов ярышта 89.18 балл җыеп, 19 нчы урынга калды, ә финалга иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 6 спортчы гына эләгә. Шулай итеп Илдар медальләр өчен көрәштән төшеп кала, әмма барыбер татар егете өчен бу ярышлар уңышлы булды, ул бу спорт төрендә дөньяның иң көчле 30 спортчы арасына керүен һичшиксез раслады.

дәвам

XS
SM
MD
LG