Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

Пхенчханда татар һәм Татарстан спортчылары нинди нәтиҗә күрсәтте?​

Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпиада тәмамланды. Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр. Уеннар башланыр алдыннан Азатлык анда көч сынашачак татар спортчылары белән таныштырган иде. Бүген нәтиҗә ясыйбыз.

Олимпиаданы ябу тантанасы
Олимпиаданы ябу тантанасы

Көньяк Кореяда Олимпия уеннары төгәлләнде. Норвегия җыелмасы – кышкы Олимпиадада гомумтакым зачетында рәсми булмаган җиңүче. Алар 49 медаль (14 алтын, 14 көмеш, 11 бронз) алды. Икенче урында Германия (31 медаль: 14 алтын, 10 көмеш, 7 бронз) булды, Канада (29 медаль: 11 алтын, 8 көмеш, 10 бронз) өченче килә. АКШ һәм Нидерланд спортчыларыда беренче бишлектә.

Киләсе кышкы Олимпиада дүрт елдан соң Кытай башкаласы Пекинда узачак.

Пхенчханда уеннарны ябу тантанасында Русия спортчыларына үз әләмнәрен алып чыгарга рөхсәт итмәделәр, алар нейтраль әләм белән чыкты һәм аны уеннарны оештыру комитеты билгеләгән волонтер күтәреп барды.

Русия җыелма такымын Сочи Олимпиадасыннан соң булган допинг җәнҗал сәбәпле читләштерделәр. Пхенчхандагы уеннарда русияле керлингистчы Александр Крушельницкий һәм бобслейчы Надежда Сергеевада допинг тикшерүдә тыелган матдә таптылар.

Олимпиаданы ябу тантанасы
Олимпиаданы ябу тантанасы

25 февраль, 16нчы (соңгы) көн, ахыр нәтиҗә

алтынкөмешбронз
1 Норвегия141411
2 Германия14107
3 Канада11810
4 АКШ986
5 ​Нидерланд866
- - - - - -
13 Русиянең олимпия атлетлары269
- - - - - -
28 Татарстан* (аерым катнашса) 001

* фараз

Русия такымы җиңүне бәйрәм итә
Русия такымы җиңүне бәйрәм итә

Олимпиаданың хоккей финалында Русия такымы овертаймда Германияне җиңеп (4:3) алтынга лаек булды. Русия такымында бер татар тренеры да бар - Рәшит Давыдов Русия җыелмасының капкачыларын әзерли.

Алинә Заһитованың алтын медаленнән соң бу - Русиянең икенче алтыны. Алман егетләренең көмеш медале исә Олимпиаданың хоккей турнирында көтелмәгән сенсация булды.

24 февраль, 15нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия131411
2 Германия1387
3 Канада10810
4 АКШ986
5 ​Нидерланд866
- - - - - -
15 Русиянең олимпия атлетлары169
- - - - - -
28 Татарстан* (аерым катнашса) 001

* фараз

Яшел Үзәннән Андрей Ларьков чаңгыда 50 чакрымга узышта өченче урынны алды. Кышкы Олимпидада бу Татарстаннан булган спортчыларның өченче медале.

​Андрейны җанатарлар Татарстан әләме, "Казан", "Яшел Үзән" дип язылган әләмнәр белән алкышладылар. Фин спортчысы алтын медаль яулады. Русия спортчысы икенче урында.

"Алинәнең әтисе Актанышның Татар Әҗбиеннән"

Олимпиадада хатын кызлар арасында фигуралы шууда алтын медаль алган Алинә Заһитова гаиләсе турында белгәннәре белән социаль челтәрләрдә уртаклашучылар да бар. Аларның берсе – Илинә Абзалова.

Ул: "Актаныш районында су басканга кадәр Татар Әҗбие дигән авыл бар иде. Анда күп балалы гармончы гаиләсе яшәде, аның дүрт баласы да гармонда уйный һәм бии иде. 1976 елда әлеге дүрт баланың берсе булган Нәсихның Илназ исемле улы туды. Ул – хоккейчы-тренер, Алинә Заһитованың әтисе иде. Шул елны мәктәпне, кибетне яптылар, электр утын өзделәр. Бу авылның башка күпләгән гаиләләре кебек Заһитовлар гаиләсе дә бер яшьлек Илназ белән Удмуртиягә күченде. Алинәнең ата-бабалары төп татарстаннар", дип язды.

23 февраль, 14нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия131410
2 Германия1376
3 Канада1089
4 АКШ876
5 ​Нидерланд864
- - - - - -
15 Русиянең олимпия атлетлары158

дәвам

XS
SM
MD
LG