Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия спортчыларына Олимпиаданы ябу тантанасында үз әләме белән чыгарга рөхсәт бирелмәде


Пхёнчхан Олимпиадасы ачылышында Русия спортчылары
Пхёнчхан Олимпиадасы ачылышында Русия спортчылары

Ябу тантанасында Русия атлетларының әләм йөртүчесе, ачылыштагы кебек, ярышларны оештыру комитеты билгеләгән волонтер булачак дип белдерелде.

Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Русия Олимпия комитетын читләштерү карарын көчендә калдырып, Русия спортчыларына Пхенчхан уеннарын япкан чакта милли әләмнәре белән чыгарга рөхсәт бирмәде. ХОКның әлеге карары 132нче сессиясендә кабул ителде, дип белдерә Reuters.

2018 елгы уеннарда Русия олимпиячеләре белән эшләү комиссиясе башлыгы Николь Ховерц Русия Олимпия комитетын аклау "Олимпия гаиләсе мәнфәгатьләрендә мөмкин кадәр тизрәк" булса иде дип белдерде. Ховерц шулай ук ябу тантанасы алдыннан Русия Олимпия комитетыннан читләштерүне алу каршылыклы карар булыр иде дип тә әйтте.

Хворец ябу тантанасында Русия атлетларының әләм йөртүчесе, ачылыштагы кебек, ярышларны оештыру комитеты билгеләгән волонтер булачак дип тә белдерде. Олимпиадада хатын-кызлар арасында фигуралы шууда алтын медаль алган Алинә Заһитова Русия әләменә рөхсәт бирелсә, аны күтәреп чыгарга теләге барлыгын белдергән иде.

Соңрак Халыкара Олимпия комитеты сүзчесе Кристиан Клауэ Пхенчхан Олимпиадасында катнашканнар допингка кабат тикшерү узганнан соң русияләрне читләштерү үзеннән-үзе алыначак дип белдерде. "Бу хәл ярышлардан соң берничә көн үткәч булырга тиеш", диде Клауэ.

2017 елның 5 декабрендә Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) Русияне Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында катнаштырмаска карар иткән иде. Аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль әләм астында чыгыш ясый алачак, диелде.

XS
SM
MD
LG