Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә мине яшьлеккә кайтарды


Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Былтыр гына чын спорт йолдызы булып киткән Алинә Заһитованың Пхенчхан олимпиадасында җиңүе күңел ышанып җитә алмаслык уңыш булып тоела. Җитмәсә, бу бит әле Русия атлетлары такымының бердәнбер алтын медале дә!

Олимпиадада фигуралы шуу ярышлары гадәттә Казан вакыты белән иртәнге дүрттә башланды. Һәр төр ярышта утызга кадәр ялгызак яки пар катнашты. Хатын-кызларның кыска програмы 2 минут 50 секунд, ирекле програмы 4 минут дәвам итәргә тиеш.

"Ул бит әле гади кызчык кына!" - дип язган иде Мәскәүдәге спорт журналистларының берсе Алинә Заһитова турында. Ә аның төп көндәше булган 18 яшьлек Евгения Медведеваны ул "Русиянең якты йолдызы", "урыс принцессасы" дип мактады. Әтисенең әрмән кешесе, әнисенең яһүд хатыны, фамилиясенең әбисеннән калган булуына да карамастан. Гадәти күренеш.

Моннан ярты ел элек Евгениянең өстенлеге шиксез булып тоела иде. Хәзер вазгыять кискен үзгәрде: ярышларда лидерлык дилбегәсе һич көтелмәгән рәвештә Алинә кулына күчте. Спортта еш булып тора торган хәл бу. Һәм бу очракта иң гаҗәпләндергәне - көндәшләрнең үзара дусларча мөнәсәбәте, Этери Тутберидзе такымындагы кешелеклелек, җылылык, кайгыртучанлык һәм ярдәмләшү климаты. Евгения, үзе һичшиксез лаек булган алтын медальнең кулдан ычкынганын сизеп торса да, үзен Алинәнең өлкән туганы һәм хәтта яклаучысы буларак та күрсәтте. Матбугат конференцияләрендә кече иптәшенең тәрҗемәчесе булды, кайвакыт Алинә тиз генә җавап бирә алмаса, аңа булышудан да баш тартмады.

Спорт йолдызының күкләрдәге балкышы - җәйге күбәләк гомередәй. Евгения үзенең киләчәктәге спорт эшлеклесе карьерасын бүген үк һәм аңлы рәвештә төзи. Русиянең олимпия комитеты аны Халыкара олимпия комитеты белән араларны җайга салу өчен файдалана башлады да инде. Алинә һәм үсмер яшьтәге башка милләттәшләребез өчен бик гыйбрәтле тормыш сабагы бу. Тырышып укырга, төрле телләрне үзләштерергә кирәк, кеше белән аралашу, үзеңне мөстәкыйль һәм җитлеккән шәхес итеп күрсәтү сәнгатенә өйрәнәсе бар әле.

Алинә һөҗүмнәргә нәкъ безнеңчә җавап бирә белде

Алинәнең Кореяда нинди басым астында чыгыш ясавына тукталып тормыйм. Ул басым читтән булды, аның көндәшләре һәм тренерлары тарафыннан түгел. Алинә үзе моңа игътибар да итмәде, ахры. Һөҗүмнәргә нәкъ безнеңчә җавап бирә белде ул: син миңа явызлык ташы белән, мин сиңа... рекордлар һәм җиңү ашы белән.

Спортның мондый күренекле төрләрендә сәясәт тә рәхәтләнеп канат җәя. Бер генә ялгыш ясаса да, Алинәне өченче урынга төшерүләре мөмкин, дигән фараз да әйтелде белгечләр тарафыннан. Фигуралы шуу тарихында дистәләрчә тапкыр кабатланган хәл бу. Ирекле програмны бер ялгыш та ясамыйча башкарып чыгу гына Алинәгә беренче урынны гарантияли иде.

Бу кызны ничек авызлыкларга? Мәскәү чыганаклары, әлеге сорауны куеп, ике көн шаулады. Хәтта исәпләп тә чыгардылар: Алинә бер ялгыш та ясамаса, Евгениягә өстәмә 5 балл табарга туры киләчәк, чөнки аның програмы 3,7 баллга “арзанрак”. Ә бу балларны бары тик програмны мөмкин кадәр катлауландырып кына юнәтә аласың. Ләкин бу очракта да 4,6 баллга гына арттырып була икән. Аптырады Мәскәү, нишләргә белмичә 15 яшьлек кыз белән. Әлбәттә, мондый шартларда Алинә өчен көмеш медаль дә зур уңыш булыр иде.

Алтын медальнең Алинә күкрәгендә ялтырап торуы - аның өчен тиңдәшсез спорт казанышы гына түгел. Бу - читләтеп үтеп булмый торган тормыш сынавы да. Җиңүгә дә, җиңелүгә дә, “әйләнә-тирә мохиттәге вазгыять”кә дә дөрес бәя бирү һәрвакыт урынлы.

Алинәнең ике програмы да тактика һәм ярыш психологиясе ягыннан бик отышлы итеп корылган

Алинәнең ике програмы да тактика һәм ярыш психологиясе ягыннан бик отышлы итеп корылган. Бигрәк тә ирекле програмы. Башта аның “сәнгати” өлеше тәкъдим ителә: фигурачы кыз үзенең бозда шома, җиңел һәм матур итеп шуу, техник алымнарны музыка эчтәлегенә туры китереп, камил һәм зәвыклы итеп башкару осталыгын күрсәтә. Чыгышның “сикерешле” өлеше програмның икенче минуты азагында, инде шактый ялыккан килеш башлана. Ә програм торган саен катлаулана бара. Бу — башкарып чыгу өчен бик авыр тактика, чөнки ул камил физик һәм техник әзерлек таләп итә. Фигуралы шуучыларның күпчелеге моңа базмый да, нәкъ киресенчә эшли. Судьялар исә програмның Алинәчә корылышын югарырак бәялиләр: бу очракта 1,1 коэффициенты кулланыла. (Бу уңайдан АКШтагы бер басма Алинәгә “сикерүче Энерджайзер батарее” дигән кушамат такты.)

Алинә һәм аның остазлары (хәзерге вакытта Мәскәүдә — Этери Тутберидзе һәм Сергей Дудаков, Ижаудагы беренче тренеры — Наталья Антипина) иҗат иткән ирекле програмның хәлиткеч мизгеле өчәр әйләнешле “Лутц-Риттбергер каскады” белән башлана. Катлаулылык дәрәҗәсе буенча икенче һәм дүртенче урында торучы ике сикерешне бер-бер артлы, ара калдырмыйча башкарасы. Беркадәр вакыт үткәч, тагын бер өчәр әйләнешле каскад: иң катлаулы дип саналган, кыска һәм ирекле програмнарда мәҗбүри булган “Аксель” һәм “иң җиңел”, ләкин каскадта башкарганда бик мәкерле “Толып”!

Хәзерге вакытта фигуралы шууда алты төр сикереш кулланыла. Таләпләр бик катгый. Хатын-кызларга җидедән артык сикереш ясарга ярамый. Бер үк төр сикерешне каскад рәвешендә генә кабатларга мөмкин. Һәр сикерешнең башлангыч бәясе бар (өчәр әйләнешлеләр өчен - 4,3-8,5 балл). Өстәмә баллар - күзгә ташланмый торган бихисап “вак-төяк” өчен тиешле (шул ук сикерешләрнең һәркайсы өчен - 2,1-3,0 балл). Әйтик, сикерешләрне нәкъ Алинә шикелле - ике кулны да өскә күтәреп башкарсаң, жюриның “өстәмә мәхәббәтенә һәм мәрхәмәтенә” берсүзсез ирешәсең. Моның никадәр катлаулы һәм куркыныч булуына ышанмасагыз, үзегез сынап карагыз! Бетон идәндә түгел, астыгызга ястык-түшәк җәеп. “Очыш” фазаларының үзара гармонияле, гәүдәнең төз, сикерешләргә әзерлекнең кыска вакытлы һәм күзгә ташланмый торган булуы һәм башка дистәләгән тәшкиләт исәпкә алынырга мөмкин. Үз өстенлекләреңә жюриның игътибарын юнәлтә белсәң. Рекордлар һәм чемпионнар шулай туа.

Алинә - мондый комбинацияне берөзлексез башкаручы бердәнбер кыз

Алинә - югарыда телгә алынган комбинацияне берөзлексез башкаручы бердәнбер кыз. Кайбер ярышларда аны өлкәнрәк һәм күпкә тәҗрибәлерәк Медведеваның гына кулланганы бар. Әмма, беренче ике сикереш арасында бераз “тәнәфес” ясап һәм сикергәндә бер генә кулны өскә күтәреп. Алинә шикелле “бер кабып йотып” һәм “ике куллап” түгел. Аермасы күзгә ташланып тора, бу очракта өстәмә баллар мулдан булыр дип өмет итә алмыйсың.

Безнең буын 1960-70нче елларда Людмила Белоусова, Олег Протопопов, Ирина Роднина, Людмила Пахомова, Александр Горшков, Габи Зайфертларның осталыгына сокланып үсте. Бу спорт йолдызлары арасында безнең күңелләргә сары май булып ята торган исем-фамилиялеләр беркайчан да булмады. Татарстанда да халыкара дәрәҗәдәге фигуралы шуу тернәкләнеп кенә килә әле. Шул сәбәпледер инде, соңгы 30-35 елда болай төн йокыларын калдырып телевизордан фигуралы шуу карап утырганым булмады. Бу юлы исә үземне яшьлегемә кире әйләнеп кайткандай хис иттем.

Фәнис Кукушкин

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG