Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчханда татар һәм Татарстан спортчылары нинди нәтиҗә күрсәтте?


Олимпиаданың ябылу тантанасы
Олимпиаданың ябылу тантанасы

Бүген Көньяк Кореяда XXIII кышкы Олимпиада тәмамланды. Тарихта ул допинг гаугасы һәм Русия спортчыларының нейтраль әләм астында чыгыш ясарга мәҗбүр булулары белән дә истә калыр. Уеннар башланганчы ук Азатлык анда көч сынашачак татар спортчылары белән таныштырган иде. Хәзер нәтиҗә ясыйбыз.

Алдан фаразланганча, бу Олимпиаданың иң якты йолдызчыгы фигуралы шуучы Алинә Заһитова булды. Быелгы уеннар сәләтле кызга берьюлы ике медаль китерде: төркем турнирында – көмеш, шәхси беренчелектә – алтын. Алай гына түгел, Алинәнең алтыны Русия такымы Олимпиадада яулаган беренче алтын медаль булды. Русия спортында бүген иң күренекле урын алып торучы спортчы, мөгаен, Алинәдер.

Алинә 2002 елның 18 маенда Ижауда туган. 2018 елда Европа чемпионы булды, 2017 дә Гран-при финалы җиңүчесе, шул ук елда юниорлар арасында дөнья чемпионы. Быел Алинә Русия чемпионы исемен яулады. Алинә татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы.

Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Фигуралы шууда такымнар ярышында татар кызы ирекле програм өлешендә чыгыш ясап җиңү яулады. Алинә 158,08 балл җыеп шәхси рекордын яңартты һәм көндәшләрен шактый артта калдырды. Нәтиҗәдә беренче урынны алып, ул Русиянең олимпия атлетлары такымы белән көмеш медаль яулады. Аерым ярышларда кыска програмда Алинә дөнья рекорды куеп, Пхенхчан Олимпиадасында хатын-кызлар арасында фигуралы шууда җиңү яулады. Бу Русиянең уеннарда беренче алтын медале иде.

Күнегүләр вакытында Алинә катлаулы комбинация башкарып үзенең бу спорт төрендә дөньяда иң яхшылардан булуын раслады. Күнегүләрдә ул рәттән биш тапкыр "өчле" сикерү башкарды. Мондый сикерүләрне дөньяда беркем дә булдыра алмый, хәтта ирләр дә. Алинәнең шушы уңышларына карамастан Русиянең танылган спорт эшлеклеләре – тренерлар Татьяна Тарасова, Илья Авербух һәм башкалар мәгълүмат чаралары белән әңгәмәләрендә ачыктан-ачык Алинәнең көндәше Евгения Медведевага җиңү теләделәр.

Евгения Медведева Алинә Заһитовага алкышлый
Евгения Медведева Алинә Заһитовага алкышлый

Алинәнең алтын медале Русия өчен беренче алтын медаль булуга карамастан, бу вакыйга төрлечә бәяләнде

Алинәнең алтын медале Русия җыелма такымы өчен беренче алтын медаль булуга карамастан, интернетта, танылган спорт эшлеклеләре арасында да бу вакыйганы төрлечә бәяләү китте, кайбер мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр "үзенчәлекле реакция" күрсәтте. Социаль челтәрләрдә күпчелек Алинәне җиңүе белән котласа да, әлеге дә баягы Евгенияне читкә этәрделәр дип "үпкә" белдерүчеләр дә булды.

Кызганычка каршы, татар спортчыларыннан башка берсе дә Олимпиадада мондый уңышка ирешә алмады.

Мисалга, Уфа егете Эрнест Яхин Кореядан буш кул белән кайтып китте. Эрнест чаңгыда ике төр ярышның беренче төрендә, уртача озынлыктагы трамплиннан сикерүдә 21нче урынны алды. Чаңгы узышында Эрнест лидердан 2 минут 16 секундка соңрак кузгалып китеп, 38нче булып килде. Озын трамплинда чаңгы белән сикерүдә һәм 10 чакрымга чаңгыда узышуда Эрнест гомуми нәтиҗәләр нигезендә 35нче урынны алды. Әмма шуны да искәртеп үтәргә кирәк, татар егете бу спорт төрендә Русиядән катнашкан бердәнбер спортчы иде.

Казан егете Руслан Сәмитов та ике һәм дүрт кешелек бобларда узышуда медаль яулый алмады. Ул чананы этеп, тизлек бирүче спортчы буларак катнашты. Аның өчен Пхенчхандагы уеннар гомерендә беренче Олимпиада иде. Дүрт кешелек чаналарда Руслан такым составында 15нче урынга чыкты. Шәхси нәтиҗәләре белән ул хәзер дөньяның иң көчле 30 спортчысы арасына керә.

Могул ярышында (фристайлның бер төре, чаңгыда калкулыклы тау сыртыннан шуып төшү) чыгыш ясаучы татар кызы Регина Рәхимова шулай үк дөньяның иң яхшы 30 спортчы исемлегенә керде. Ул ярышларда 10нчы урын алды.

Ак киемдә Русиянең хатын-кызлар хоккей такымы
Ак киемдә Русиянең хатын-кызлар хоккей такымы

Хатын-кызлар хоккеенда да татар кызлары күп булды. Русиянең хатын-кызлар хоккее җыелма такымына берьюлы өч татар кызы керде – Актаныш кызы Лиана Ганиева, Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова һәм Мәскәүдә туып үскән Диана Канаева. Хоккей ярышында кызлар такымы бронз медаль яулый алмады, алар 3:2 исәбе белән Финляндиягә оттырды. Ләкин дүртенче урын да Русия хатын-кызлар такымы өчен яхшы күрсәткеч, бу әлегә аларның иң югары нәтиҗәсе. Моңарчы Русия кызларның Олимпия уеннарында мондый уңышка ирешә алганнары юк иде. Русиянен хатын-кызлар хоккей такымы тарихта беренче мәртәбә Олимпия уеннарының ярымфиналына чыкты. Чирекфиналда кызлар Швейцариядән көндәшләре белән уенда 6:2 исәбе белән отты, алкаларның берсен көндәш капкасына татар кызы Лиана керткән иде.

Ә менә Казан егете Динар Хафизуллин Олимпия медальләре өчен көрәштән гомумән төшеп калды. Русия такымында аны Егор Яковлев алыштырды. Корея командасы белән контроль уеннан соң Русия җыелмасы баш тренеры Олег Знарокның “Имгәнгән Хафизуллинны Яковлев алыштырачак”, дигән иде.

Рәшит Давыдов (у)
Рәшит Давыдов (у)

Русиянең хоккей җыелма такымы Олимпиада алтынын яулаганын исәпкә алганда, татарлар “кесәсендә” тагын бер медаль була алыр иде. Хәер, Русия хоккейчыларының уңышында татарлар өлеше дә бар дип санарга була, чөнки Русия такымында бер татар тренеры да бар – Рәшит Давыдов, ул Русия җыелмасының капкачыларын әзерли.

Казакъстан өчен чыгыш ясаган татар егетләре 18-яшьлек Илдар Бәдретдинов һәм Тимур Хәмитгатин да медальләр яулый алмады. Илдар фристайл-акробатика ярышларында финалга чыга алмады. Ярышта 89.18 балл җыеп, ул 19нчы урынга калды, ә финалга иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 6 спортчы гына эләгә. Шулай итеп Илдар медальләр өчен көрәштән төшеп калды, әмма барыбер татар егете өчен бу ярышлар уңышлы булды, ул бу спорт төрендә дөньяның иң көчле 30 спортчы арасына керүен һичшиксез раслады. Тимур Хәмитгатин та 20 чакрымга биатлон узышында катнашып, медальсез кайтырга мәҗбүр. Ул 83 спортчы арасында 72нче урынга калды.

Шулай да татарларга тагын бер милләттәшләренең уңышлары белән горурланырга мөмкинлек бар. Русия спортчысы Сергей Ридзик ски-кросс ярышында бронз яулады. Бу әлеге төр ярышларда Русия спортчылары арасында тарихта беренче медаль. Сергейның әнисе татар, тамырлары Татарстаннан: бабасы Тәтештән, ә әбисе Тукай районыннан. Әнисенең исеме Нәзирә Вәли кызы. Ридзикның шәхси тренеры да татар кешесе – Тәлгать Сәяпов.Татарстан спортчылары да быелгы уеннарда шактый иде. Аларның күбесе яхшы чыгыш ясады, Татарстан исәбенә дүрт медаль китерделәр.

Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов
Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов

Бу Татарстан өчен кышкы Олимпиадада беренче медаль иде

Казан кызы Евгения Тарасова Владимир Морозов белән такым турнирында парлы фигуралы шууда кыска програмда беренче урын алды. Алар 80,92 балл җыеп, шәхси рекорд куйды. Нәтиҗәдә, Евгения фигуралы шууда такым ярышында көмеш медаль яулады. Бу Татарстан өчен кышкы Олимпиадада беренче медале иде. Ә менә индивидуаль ярышларда Дәрвишләр бистәсендә туып-үскән Евгения медаль яулый алмады, ул партнеры Владимир Морозов белән 4нче урынга калды.

Анна Нечаевская
Анна Нечаевская

Икенче медальне Татарстанга чаңгычы Анна Нечаевская китерде. Ул чаңгы эстафетасында бронз медаль яулады. Медальләрнең өченчесен һәм дүртенчесен Яшел Үзән егете Андрей Ларьков алып килде. Башта ул чаңгы эстафетасында көмеш медаль иясе булды, соңыннан 50 чакрымга узышта өченче урынны алды. Марафон – чаңгы узышларында иң абруйлы ярыш. Моннан тыш, Андрейны җанатарлар Татарстан әләме, "Казан", "Яшел Үзән" дип язылган әләмнәр белән алкышладылар. Марафонда җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Олимпиаданың ябылу тантанасы кысаларында узды. Бүләкләү барышын шәрехләп торган алып баручы Дмитрий Губерниев Ларьковның Татарстан спортчысы булуын ассызыклап әйтте.

Андрей Ларьков (уңда)
Андрей Ларьков (уңда)

Шулай итеп, Татарстаннан барган һәм татар милләтеннән булган спортчылар бер алтын, ике көмеш һәм өч бронз медаль яулады. Кызык өчен генә "Татарлар һәм Татарстан" дигән һипотетик такымны күз алдына китереп карасак, Алинә Заһитова һәм Андрей Ларьков нәтиҗәләре белән бу такым 20нче урында булыр иде. Русия җыелма такымы бу Олимпиадада 13нче урынны яулады.

алтынкөмешбронз
1 Норвегия141411
2 Германия14107
3 Канада11810
4 АКШ986
5 ​Нидерланд866
- - - - - -
13 Русиянең олимпия атлетлары269
- - - - - -
20 Татар һәм Татарстан* (һипотетик такым) 101

Татар тренерларының уңышларын да билгеләп китми булмый. Алда әйтелгәнчә, алтын медальгә лаек булган Русия такымының тренерларының берсе – Рәшит Давыдов. Үз төрендә Русия тарихында беренче медаль яулый алган Сергей Ридзикның тренеры да татар кешесе Тәлгат Сәяпов.

Моннан кала, Украина өчен чыгыш ясаган Александр Абраменко фристайлда җиңү яулап, алтын медаль алган иде. Аның тренеры да – кырымтатар Энвер Аблаев. Ул халыкара спорт остасы, Украина җыелма такымының фристайлда баш тренеры.

Беларус өчен чыгыш ясаучы дүрт тапкыр Олимпия чемпионы биатлончы Дарья Домрачеваның да беренче укытучысы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туып үскән спортчы һәм тренер Альберт Мусин була. Дарья Беларус такымы белән биатлон эстафетасында алтын медаль яулаган иде. Русия исә быелгы Олимпиаданың биатлон ярышларында бер медаль дә яулый алмады.

Азатлык Олимпия уеннарының иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

XS
SM
MD
LG