Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан Олимпиадасында татар спортчылары


Бу атнада Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары башлана. Азатлык бу уеннарда катнашачак татар спортчыларын барлады.

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннары алдыннан Русия җыелмасы тирәсендә шау-шу купты. Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Русияне бу уеннардан читләштерү турында карар кабул итте. Карарны Русия спортында допинг куллануны дәүләт дәрәҗәсендә оештыру һәм допинг җәнҗалыннан соң аңа каршы чаралар күрмәү өчен дип аңлаттылар.

Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар нейтраль флаг астында чыгыш ясый алачак. Олимпиадада Русия гимны яңгырамаячак. Русия спорт министрлыгының бер генә хезмәткәренә дә бу уеннарга аккредитация бирелмәячәк.

Халыкара олимпия комитеты ярышларда катнашачак Русия спортчылары исемлеген кат-кат карады, караган саен киметә барды. Кореяга башта 500 русияле спортчы барырга тиеш булса, ахыр чиктә исемлектә 169 кеше генә калды. Алар арасында татарлар да шактый булып чыкты. Кемнәр алар?

Русия спортында бүген иң күренекле урын алып торучы спортчы, мөгаен, Алинә Заһитовадыр. Ул Олимпиаданың алтын медаленә лаек саналган спортчыларның берсе.

Алинә Заһитова – фигуралы шуу

Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Алинә 2002 елның 18 маенда Ижауда туган. 2018 елда Европа чемпионы, 2017дә Гран-при финалы җиңүчесе, шул ук елда үсмерләр арасында дөнья чемпионы. Быел Алинә Русия чемпионы исемен яулады. 2018 елның гыйнварына алган нәтиҗәләре белән ул Халыкара тимераякта шуучылар берлеге (ISU) рейтингында бишенче урынны алып тора.

Алинә спортка 5 яшендә килә. 2007 елда Әлмәт шәһәрендә "Юбилейный" спорт сараенда шөгыльләнә башлый. 2015 елга кадәр Ижауның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә күнегүләр уза.

Алинә татар хоккейчысы, чыгышы белән Татарстанның Актаныш районыннан булган Илназ Заһитов кызы. Әти-әнисе кызга исемне нәфис гимнастика остасы Алинә Кабаева хөрмәтенә кушкан. Алинәнең сеңлесе Сабина да бозда фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

Русиянең хатын-кызлар хоккей такымына берьюлы өч татар кызы керде – Лиана Ганиева, Фәнүзә Кадыйрова һәм Диана Канаева.​

Фәнүзә Кадыйрова – хоккей

Фәнүзә Кадыйрова
Фәнүзә Кадыйрова

Фәнүзә ​1998 елның 6 апрелендә Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туа. Хоккей белән шөгыльләнүе дә Кукмарада башлана. 2012 елда Коми республикасына күченә һәм анда яңадан торгызылган "Арктик-Университет" такымында уйный башлый. 2017 елда Фәнүзә Уфада хатын-кызлар хоккей лигасының Йолдызлар матчында катнаша, 2018 елда Казакъстанда шул ук ярышларда ил данын яклый.

Алинә Заһитова кебек үк, Фәнүзәне дә спортка әтисе алып килә. Фәһим Кадыйров – татарча көрәш остасы, ул кызының беренче тренеры да була.

"Фәнүзә йөри торган балалар бакчасы янында хоккей мәйданы бар иде, мин ел саен дусларым белән анда боз катыра идем, – дип искә ала спортчы кызның әтисе. – Үзем дә уйныйм, балаларны да өйрәтәм. Бакчадан кайткач кызымны шугалакка алып киләм, ул биш яшендә тимераякта шуарга өйрәнде. Бервакыт шулай хоккей өчен киемнәр һәм кирәк-яраклар комплекты бушады һәм Фәнүзә аны киеп карады. Инде без аннан шлемын да, аяк саклагычларын һәм кәшәкәсен дә кире тартып ала алмадык – ул җаны-тәне белән хоккейга гашыйк булды! Җитмәсә, тимераякта шууда да, хоккей уйнаганда да малайлардан бер дә калышмады”. Фәһим әфәнде әйтүенчә, Олимпиадада катнашу – Фәнүзәнең зур хыялы.

Әйтергә кирәк, бу гаиләдә тагын бер хоккейчы үсә – Фәнүзәнең олы абыйсы Булат Әлмәтнең "Спутник" такымы өчен Яшьләр хоккей лигасында уйный.

Профессиональ спортчылар арасында Фәнүзәне "Кәшәкәле Месси" дип тә атыйлар.

Лиана Ганиева –​ хоккей ​

Лиана Ганиева
Лиана Ганиева

Лиана 1997 елның 20 декабрендә Актаныш районының Байсар авылында туа. Ухта шәһәренең “Арктик-Университет” клубы өчен уйный. 2015 елда яшьләр дөнья беренчелегендә бронза медаль яулаган, 2017 елда Бөтендөнья кышкы универсиадада чемпион булган. 2017 елда Уфа һәм Астанада узган хатын-кызлар хоккей лигасының Йолдызлар матчында катнаша.

Тимераякларны Лиана алты яшендә кия. 14 яшендә хоккей аның һөнәренә әверелә.

Фәнүзә белән Лиана Русия хатын-кызлар җыелма такымының иң яхшы уенчылары. Яшьләр дәрәҗәсендә алар югары күрсәткечләргә ирешә – мәсәлән, 2015 елда яшьләр арасында узган дөнья беренчелегендә Русия такымы "бронза" яулый, өченче урын өчен барган шушы матчта көндәшләре капкасына ике алканы Фәнүзә Кадыйрова кертә.

Диана Канаева – хоккей

Диана Канаева (с) Астанада Йолдызлар матчында, 10 гыйнвар 2018
Диана Канаева (с) Астанада Йолдызлар матчында, 10 гыйнвар 2018

1997 елның 27 мартында туган. Беренче мәктәбе – Атлант (Подольски-Одинцово) такымы. 2013-2014 елларда Одинцовоның “Комета” клубы өчен, 2014 елдан башлап бүгенгә кадәр Петербурның "Динамо"сы өчен уйный. Русия җыелма такымы уенчысы. Русиянең хатын-кызлар хоккей лигасы беренчелегендә (2016-2017) бронза, яшьләр арасында Дөнья чемпионатында (2015)​ шулай ук бронза яулый. Быел Астанада узган хатын-кызлар хоккей лигасының Йолдызлар матчында катнашты.

"Башта, гаиләбез Мәскәүдән Подольскига күченгәндә мин нәфис гимнастика белән шөгыльләнә идем. Мин аны ошатмадым, ахыр чиктә әти-әниләремә "мине моннан алыгыз" дидем. Әгәр гимнастикада калган булсам, бәлки уңышка да ирешкән булыр идем, анда бик яшь килеш – 16 яшьтә үк Олимпия чемпионнары булалар. Тик мин хәзер хоккейга күчкәнемә бер тамчы да үкенмим, ул миңа күбрәк ошый", дип сөйли Диана.

​Эрнест Яхин – ике төр ярыш

Эрнест Яхин
Эрнест Яхин

Эрнест 1991 елның 9 гыйнварында Уфада туган. Русия спорт мастеры. Командалы спринтта 2013 елда Русия чемпионы. Русия чемпионатының көмеш (2012) һәм бронза (2011, 2013) медале иясе. 2013 елда командалы спринтта Русия җәйге чемпионатында көмеш бүләккә лаек була. 2009 ел Спартакиадасы җиңүчесе, 2012 ел Спартакиадасында икеләтә җиңүче. Үсмерләр һәм юниорлар арасында Русия беренчелекләрендә җиңүләр яулаган һәм призлы урыннарга ия булган. Тренерлары – Валерий Пеньков һәм Рәшит Закиров. Уфадагы Олимпия резервы спорт мәктәбе данын яклап чыгыш ясый. 2011 ел дөнья беренчелегендә катнашкан. Дөнья кубогында 2011/2012 сезоныннан башлап чыгыш ясый. 2008 елдан Русия җыелмасы әгъзасы, 2014 елдан Русиянең Олимпия җыелмасында. Русия спорт мастеры.

"Хәзер ниләр хис итүемне анык кына әйтә алмыйм. Бер яктан, сөенәм – Олимпия уеннарына сайлап алындым. Икенче яктан – Русия спорты тирәсендә никадәр сәясәт. Мин ике төрле көрәштә безнең ил өчен чыгыш ясаучы бердәнбер спортчы, җаваплылык тагын да югарыгак, үземнең бөтен көчемне, сәләтемне күрсәтергә тырышачакмын", дип сөйләде Эрнест Азатлыкка.

Регина Рәхимова – фристайл, могул

Регина Рәхимова
Регина Рәхимова

Регина 1989 елның 22 сентябрендә Пермь өлкәсе Чусовой шәһәрендә дөньяга килә. 2008 елдан Русия җыелма такымында. Русия беренчелеге чемпионы (2012, 2014), парлы һәм олимпия могулында 2013 ел дөнья чемпионы. Шул ук категорияләрдә 2011 елда икеләтә Русия чемпионы. Парлы могул буенча Русия чемпионатының көмеш призеры (2007, 2008). Парлы могулда Европа кубогының бронза призеры. Фристайлда Русия хатын-кызлар такымы лидеры. Сочида узган Олимпиадада катнашты.

Фристайл белән мавыгып киткәндә Регинага нибары 8 яшь була. Беренче күнегүләрне “Огонек” балалар спорт мәктәбендә ала. Фристайлга күбрәк егетләр йөрсә дә, Регина малайлардан калышмый, катлаулы пируэтларны оста башкара. 14 яшендә аның яңа тренеры – Михаил Киреев барлыкка килә. 15 яшендә Регина беренче җиңүләргә ирешә – укучылар арасында Спартакиадада беренчелекне ала.

Регина – Русия такымының иң тотрыклы һәм көчле әгъзасы, Русия беренчелегендә бик еш призлы урыннар ала, ә Дөнья кубогы этапларында һәрвакыт беренче унлыкка керә.

Руслан Сәмитов – бобслей һәм скелетон

Руслан Сәмитов
Руслан Сәмитов

Руслан 1991 елның 11 июлендә Казанда туа. Бобслейга кадәр җиңел атлетика белән шөгыльләнгән. Халыкара класслы спорт мастеры. 2013 елда Европа беренчелеге көмеш медаль иясе, шул ук елда җиңел атлетикада Русия чемпионы. 2012-2013 елларда Русия җиңел атлетика җыелма командасында тора. 2016 елдан бобслейда (бобны этеп тизләтүче). 2016 елда бобслейда Европа кубогында катнашып барлык төр медальләр – алтын, көмеш һәм бронза медальләр иясе була. Хәзер Мәскәүдә яши.

Динар Хафизуллин – хоккей

Динар Хафизуллин
Динар Хафизуллин

Динар Петербурның данлыклы СКА клубы хоккейчысы, яклаучы. Континенталь хоккей лигасында (КХЛ) чыгыш ясый.

Динар 1989 елның 5 гыйнварында Казанда туа. “Ак Барс” клубы хоккей мәктәбендә тәрбияләнә. 2006/07 сезонында “Ак Барс” өчен чыгыш ясый, тик әлеге сезонда бу уен аның өчен бердәнбер була. 2011 елда туган клубы өчен Динар тагын өч уен уйный. Моннан алдарак “Нефтяник” һәм “Витязь” клублары өчен уйный, 2010/11 сезон тәмамлангач Казаннан шушы клубка кире әйләнеп кайта. 2014 ел башында Петербур клубына күчә. Яшьләр дөнья беренчелегенең бронза медале иясе (2009), 2014-2015 сезонында Русия беренчелегенең көмеш призеры, ике тапкыр Гагарин кубогы иясе (2015, 2017), Русия чемпионы (2016-2017).

Русиядән быелгы Олимпия уеннарында катнашырга рөхсәт алган 80 тренер арасында бер татар да бар.

Рәшит Давыдов – хоккей тренеры

Рәшит Давыдов (у)
Рәшит Давыдов (у)

Рәшит Давыдов 1969 елның 14 июнендә Мәскәү өлкәсе Воскресенски шәһәрендә туа. Хоккейда капкачы булып уйный. Хәзер – тренер. Бүгенге көндә СКА клубының капкачылар тренеры булып тора, шулай ук Русия җыелмасының капкачыларын да әзерләүче тренер.

Рәшит Габделхак улы хоккей белән җиде яшендә Воскресенки шәһәрендә шөгыльләнә башлый. 14 яшендә СССРның үсмерләр командасына алына, шул команда белән Канада буйлап турнеда катнаша. Бу уеннарда чит илләр совет хоккейчыларына каршы алардан күпкә олырак яшьтәге спортчыларын чыгара. Бер ел узгач Рәшит Давыдов тагын Канадага бара һәм шундый ук ярышларда катнаша. 1987 елда Казанга кайта, хәрби хезмәттә Тверьдә, СКА МВО беренче лига командасы өчен чыгыш ясый. Казанга кайткач, аны Пензаның “Дизелист” клубына чакыралар һәм ул озак еллар буе шушы комнаданың төп капкачысы була.

1987 елда Финляндиядә узган яшьләр арасында Европа беренчелегендә өченче урынны ала, 2012 елда “Динамо” клубы тренеры буларак Гагарин кубогына ия була. 1990-1991 сезонында “Дизелист” клубының иң яхшы уенчысы буларак таныла. 2014 елдан башлап Русия җыелма командасының капкачылар тренеры булып тора. 2012 елның декабрендә сезонның иң яхшы капкачысы дип танылып, КХЛ бүләген ала. 2014 елның маенда Русия җыелмасының капкачылар тренеры буларак дөнья чемпионы була.

* * *

Быелгы Олимпия уеннарында катнашырга тиеш булып та, уеннарга кертелмәгән спортчылар арасында татарлар да шактый. Алар – чаңгычы Антон Гафаров, трамплиннан сикерүче Илмир Хаҗетдинов, тимераякта йөгерүче, Сочида Олимпия чемпионы Руслан Захаров, чаңгычылар тренеры Михаил Девятьяров.

Уфа егете, бобслейчы Илвир Хуҗинның Сочи Олимпиадасында ирешкән уңышы допингка каршы кагыйдәләрне бозу аркасында гамәлдән чыгарылды, спортчы шулай ук бу Олимпия уеннарыннан читләштерелде.

XS
SM
MD
LG