Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алинә Заһитова Европа беренчелегендә җиңү яулады


Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

15 яшьлек Алинә Заһитова тимераякта шууда Европа беренчелегендә алтын медальгә ия булды. Бу аның олылар турнирында беренче катнашуы.

Мәскәүдә узган Европа беренчелегендә Заһитова ирекле програмда 157,97 балл җыйды, ике чыгуда барлыгы 238,24 балл туплый алды. Бу аның шәхси рекорды булып тора. Мәгълүмат чаралары фигуралы шуу тарихында югарырак нәтиҗәгә бары тик бер спортчының, Евгения Медведеваның ирешүен яза.

Евгения Медведева бу чемпионатта икенче урынга иреште (ирекле програм - 154,29 балл, ике чыгуда - 232,86 балл). Өченче урынга Европа беренчелегендә биш тапкыр җиңүгә ирешкән һәм дөнья чемпионы булган итальян кызы Каролина Костнер лаек булды (125,95; 204,25).

Сулдан: Евгения Медведева, Алинә Заһитова һәм Каролина Костнер
Сулдан: Евгения Медведева, Алинә Заһитова һәм Каролина Костнер

Алинә олылар ярышында беренче сезонын үткәрә. 2017 ел азагында ул Япониянең Нагой каласында узган турнирда беренче урын яулаган иде. Моңарчы 2017 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2016 елда юниорлар арасында Гран-при финалы җиңүчесе булган иде.

Татар кызы тимераякта шуучыларның халыкара берлеге рейтингында дүртенче урынны алып тора.

Алинә Заһитова 2002 елда Ижауда туган. Татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы. Әти-әнисе кызга исемне нәфис гимнастика остасы Алинә Кабаева хөрмәтенә кушкан. Алинәнең сеңлесе Сабина да бозда фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

Алинә Заһитова 9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында да катнашыр дип көтелә.

20 гыйнвар Русия вице-премьеры Виталий Мутко бу уеннарга 200ләп Русия спортчысының кертелү ихтималы турында белдерде.

5 декабрь Халыкра Олимпия комитеты (ХОК) спортчыларның допинг куллануы сәбәпле Русияне 2018 елгы кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул иткән иде. Русия җыелмасы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль флаг астында чыгыш ясый алачак. Русия Олимпия комитеты үз спортчыларына Олимпиадада нейтраль әләм астында катнашырга рөхсәт бирде.

XS
SM
MD
LG