Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

Алинә Заһитова Олимпиадада Алтын медаль яулаганнан соң, Радик әмиров үзенең Facebook битендә:

"Алинә дәү әнисе белән Мәскәү Җәмигъ мәчетендә булды. Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов Алинәгә дога кылды. Русиянең беренче алтын медале Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөрүче – Алинәдә", дип язды.

Сулдан: Евгения Медведева, Алинә Заһитова, Кейтлин Осмонд
Сулдан: Евгения Медведева, Алинә Заһитова, Кейтлин Осмонд

Русия өчен чыгыш ясаучы 15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова Пхенхчан Олимпиадасында хатын-кызлар арасында фигуралы шууда җиңү яулады. Бу Русиянең әлеге уеннарда беренче алтын медале. Русияле Евгения Медведева икенче урынны алды, өченче урында - Канада спортчысы Кейтлин Осмонд.

КӨН ФОТОСЫ: Биатлон эстафетасында Беларуска алтын китергән Дарья Домрачева
КӨН ФОТОСЫ: Биатлон эстафетасында Беларуска алтын китергән Дарья Домрачева

22 февраль, 13нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия131210
2 Германия1375
3 Канада978
4 АКШ876
5 ​Нидерланд764
- - - - - -
20 Русиянең олимпия атлетлары048

Олимпия уеннары барган Пхенчханда төшерелгән видеоязмаларның берсендә берничә Татарстан байрагы күренеп калды. Алар белән янәшә Русия әләмен дә күреп була, анысына "Зеленодольск" дип язылган. Видео чаңгы ярышлары вакытында төшереп алынган.

Олимпиадада катнашучы чаңгы узышчылары арасында Яшел Үзән егете Андрей Ларьков та бар. Мөгаен Татарстан әләмен нәкъ менә аның җанатарлары күтәреп чыккандыр. Элегрәк Ларьков чаңгы эстафетында көмеш медаль яулаган иде.

Уфада туып үскән, Лиллеһаммерда (Норвегия) 1994 елгы Кышкы Олимпия уеннарында тау чаңгысы ярышларында көмеш медаль алган Светлана Гладышева такымлы чаңгы спринты ярышлары вакытында трибунага 1945 елда совет солдатлары Рейхстагта күтәргән 150нче дивизия байрагының күчермәсен алып кергән.

Олимпиада оештыручылары аны Гладышевадан алырга теләде, тик спортчы аны бирүдән баш тартты. Бу хәл тавыш-гауга чыгарды. Гладышева: "Мин бу әләмне яшермәячәкмен! Бу минем милләтемнең әләме! Минем милләтем – дөньяда иң бөек милләт!" дип әйтте.

Дарья Домрачева (сулда) үз такымындагы кызлар белән җиңүгә шатлана
Дарья Домрачева (сулда) үз такымындагы кызлар белән җиңүгә шатлана

Хатын-кызлар биатлон эстафетында Беларус такымы алтын медаль яулады. Дүрт кыз арасында Дарья Домрачева белән Надежда Скардино да бар. Элек аларның икесен дә өметсез дип Русия җыелмасыннан куып чыгарганнар иде. Соңрак алар Беларус өчен чыгыш ясый башлады. Алтын яулаган дүрт спортчы арасында бер казакъ кызы да бар – Динара Әлимбәкова.

Русия исә быелгы Олимпиаданың биатлон ярышларында бер медаль дә яулый алмады.

Беларус медале аз булса да, татарларга да кагыла – Домрачеваның биатлонда беренче укытучысы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туып үскән спортчы һәм тренер Альберт Мусин була.

Алинә Заһитова
Алинә Заһитова

Фигуралы шууда Русия өчен чыгыш ясаучы татар кызы Алинә Заһитова күнегүләр вакытында катлаулы комбинация башкарып үзенең бу спорт төрендә дөньяда иң яхшылардан булуын раслады. Хәзер Олимпия уеннарында кыска програмнар нәтиҗәләре белән Алинә беренче урында бара. Күнегүләрдә ул рәттән биш тапкыр "өчле" сикерү башкарды. Мондый сикерүләрне дөньяда беркем дә булдыра алмый, хәтта ирләр да. Алинәнең шушы уңышларына карамастан, Русиянең танылган спорт эшлеклеләре – тренерлар Татьяна Тарасова, Илья Авербух һәм башкалар мәгълумат чаралары белән әңгәмәләрендә ачыктан-ачык Алинәнең көндәше Евгения Медведевага җиңү телиләр.

Шулай да, ике мәртәбә Олимпиада чемпионы булган фигуралы шуучы Евгений Плющенко Алинә Заһитова белән "беркемне дә чагыштырып булмый" дип белдерде. "Спорт-Эксперсска Плющенко: "Бу кыз безнең спорт төрендә яңа сәхифә ача. Башкалар әлегә булдыра алмаганны эшли – програмны соңгы чиккә кадәр катлауландыра, барлык сикерешләрне икенче өлешкә кертә. Алар сәнгатьчә, биеклек һәм очыш ераклыгы яхшы. Техника ягыннан гына карасак, мин Алинәне Женядан өстенрәк күрәм" дип сөйләгән.

Александр Крушельницкий
Александр Крушельницкий

Русия керлингта алган бронз медаленнән колак какты. Керлингчы Александр Крушельницкий канында тыелган матдә мельдоний куллану билгеләре табылганнан соң, ул һәм аның белән бергә чыгыш ясаган хатыны Анастасия Брызгалова Олимпия-2018 медальләреннән рәсми рәвештә мәхрүм ителделәр. Бүләк дүртенче урын алган Норвегия парына күчәчәк. Крушельницкий шулай ук ярышлардан вакытлыча читләштерелде. Бу бронза әлеге спорт төрендә Русия тарихында беренче Олимпия медале иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG