Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

КӨН ФОТОСЫ: Алинә Заһитова кыска програмда дөнья рекордын куйды
КӨН ФОТОСЫ: Алинә Заһитова кыска програмда дөнья рекордын куйды

21 февраль, 12нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия13119
2 Германия1275
3 Канада957
4 Нидерланд664
5 АКШ646
- - - - - -
20 Русиянең олимпия атлетлары049

Русия Халыкара Олимпия комитетына (ХОК) 15 млн доллар штраф түләде. Русиянең Олимпия комитетын акчалата җавапка тарту турында ХОК карары узган елның декабрь аенда чыкты. Халыкара комитет шулай ук Русия комитетын квалификациясеннән вакытлыча мәхрүм итте. Бу гамәлләр Сочидагы Олимпиасына бәйле килеп чыккан допинг җәнҗалы аркасында булды.

Әлегә кадәр Русия Олимпия комитетының халыкара оешмада әгъзалыгы туктатылып торды. Пхенчханда Олимпия уеннары ябылыр алдыннан Русия оешмага кире кайта ала, һәм штраф түләү моның өчен төп шартларның берсе булып тора. Таләпләр тиешенчә үтәлгән очракта, быелгы уеннарда ХОК әләме астында чыгыш ясаучы Русия такымы Олимпиаданың ябылу тантанасында үз милли әләме белән катнашырга мөмкинлек алачак.

Әммә бу керлингчы Александр Крушельницкийның канында тыелган мельдоний куллану билгеләре табылу аркасында әлегә шик астында кала.

Эрнест Яхин
Эрнест Яхин

Уфа егете Эрнест Яхин да Кореядан буш кул белән кайтып китә. Ике төрле ярышта - озын трамплинда чаңгы белән сикерүдә һәм 10 чакрымга чаңгыда узышуда Эрнест гомуми нәтиҗәләр нигезендә 35нче урынны алды.

Эрнест бу спорт төрендә Русиядән катнашкан бердәнбер спортчы иде.

Руслан Сәмитов
Руслан Сәмитов

Казан егете Руслан Сәмитов ике кешелек бобларда узышуда медаль яулый алмады. Ул чананы этеп, тизлек бирүче спортчы буларак Юрий Селиховны алыштырды һәм пилот Максим Андриянов белән чыгыш ясады. Селиховны аның имгәнүе аркасында алыштырырга туры килде. Спортчыларның өчесе өчен дә Пхенчхандагы уеннар аларның үз гомерләрендә беренче Олимпиадалары.

Бобслейда киләсе ярышлар дүрт кешелек чаналарда уза, ярыш 24 февраль, шимбә көнне Казан вакыты белән иртәнге 3:25 тә башлана. Русланның бу узышта катнашу-катнашмавы әлегә билгесез, дүртлеккә кемнәрнең керәчәге күнегүләрдән соң билгеле булачак.

Хоккей ярышында Русия хатын-кызлар такымы бронз медаль яулый алмады, алар 3:2 исәбе белән Финләндиягә оттырды. Ләкин дүртенче урын да Русия хатын-кызлар такымы өчен яхшы күрсәткеч, бу әлегә аларның иң югары нәтиҗәсе. Моңарчы Русия кызларның Олимпиада уеннарында мондый уңышка ирешә алганнары юк иде.

Исегезгә төшерәбез, Русия такымында өч татар кызы бар – Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиева һәм Диана Канаева.

Русия спортчысы Сергей Ридзик ски-кросс ярышында бронза яулады. Бу әлеге төр ярышларда Русия спортчылары арасында тарихта беренче медаль.

Сергейның әнисе татар, тамырлары Татарстаннан: бабасы Тәтештән, ә әбисе Тукай районыннан. Әнисенең исеме Нәзирә Вәли кызы.

Ридзикның шәхси тренеры да татар кешесе – Тәлгать Сәяпов.

Сергей үзе 1992 елның 25 октябрендә, Кольски ярымутравында Мончегорски дигән кечкенә бер шәһәрдә дөньяга килгән. Русиянең спорт мастеры. Дөнья касәсе этабының икеләтә призеры.

Алинә Заһитова кыска програм башкара
Алинә Заһитова кыска програм башкара

УКУЧЫ ФИКЕРЕ: Унбиш яшьлек Алинә Заһитова кыска програмда дөнья рекордын 82,92 баллга җиткереп, Олимпиаданың хатын-кызлар бәйгесендә беренче урынга чыкты. Евгения Медведеваның бүген үк ирешелгән яңа рекорды (81,61 балл) нибары 10 минут кына яшәде. Өченче урында Канада кызы Кейтлин Осмонд — 78,87 балл. Ләкин бу әле көрәшнең башы гына. Нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак.

КӨН ФОТОСЫ: Биатлончы Эмиль Һегле Свенсен (Норвегия). Катнаш эстафетада Норвегия икенче урынны алды, илнең җыелмасы медальләр саны белән беренче урында бара.
КӨН ФОТОСЫ: Биатлончы Эмиль Һегле Свенсен (Норвегия). Катнаш эстафетада Норвегия икенче урынны алды, илнең җыелмасы медальләр саны белән беренче урында бара.

20 февраль, 11нче көн, медальләр

алтынкөмешбронз
1 Норвегия11108
2 Германия1175
3 Канада856
4 Нидерланд653
5 Франция544
6 АКШ534
- - - - - -
20 Русиянең олимпия атлетлары038

дәвам

XS
SM
MD
LG