Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: Русиянең дистәләрчә спортчысы Сочида допинг кулланган


Мәскәүдәге лабороториянең элекке җитәкчесе әйтүенчә, Сочи Олимпиадасында Русиянең дистәләрчә спортчысы, шул исәптән 15 алтын медаль иясе 2014 елгы допинг кулланган.

Русиянең дистәләрчә спортчысы, шул исәптән 15 алтын медаль иясе 2014 елгы Сочи Олимпиадасында допинг кулланган. Бу турыда New York Times газетына Мәскәүдәге допингка каршы лабороториянең элекке җитәкчесе Григорий Родченков белдергән.

Родченков әйтүенчә, Сочи Олимпиадасында Русия спортчыларының җиңүгә ирешүен тәэмин итү өчен дәүләт җитәкчелегендәге ниндидер “допинг програмы” еллар дәвамында җентекле эзерлек эше алып барган.

Родченков белдерүенчә, Русиянең допингка каршы белгечләре һәм махсус хезмәтләре вәкилләре Олимпиада вакытында Русия спортчыларыннан алынган допинг тикшерү материалларын һәр төн саен берничә ай элек алынган “чиста материалларга” алыштыра торган булган. Родченков шулай ук дистәләрчә Русия спортчысына тыелган өч маддә кушып ясалган махсус коктейльләр дә эчертелгәнен әйтә.

Халыкара Олимпия комитеты Дөнья допингка каршы идарәсен әлеге белдерүләр нигезендә кичекмәстән тикшерүләр башларга чакырды.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Родченковның белдерүләре “бернинди дә ышанычка лаек мәгълүматларга нигезләнми, дәлилләр белән ныгытылмый” диде.

Берничә көн элек Русиянең Допингка каршы идарәсенең элекке хезмәткәре Виталий Степанов SBC телевидениесенә Сочида алтын медаль алган кимендә дүрт Русия спортчысының допинг кулланганлыгын белдергән иде.

Шулай ук март аенда Дөнья допингка каршы идарәсе Русиянең дистәләрчә спортчысының тыелган мильдронатны кулланганлыгын белдерде.

Допинг куллануда Русия спортчылары дөнья чемпионнары булды.

XS
SM
MD
LG