Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башта допинг җитештерүчеләрне җәзага тартырга кирәк, спортчыларны түгел"


Мария Савинова (с) һәм Екатерина Поистогова – допингта фаш иткән биш спортчының икесе – 2012 елда Лондон Олимпия уеннарында 800 метрга йөгерүдә алтын һәм бронз медальләр яулаганнан соң
Мария Савинова (с) һәм Екатерина Поистогова – допингта фаш иткән биш спортчының икесе – 2012 елда Лондон Олимпия уеннарында 800 метрга йөгерүдә алтын һәм бронз медальләр яулаганнан соң

Русиядә допинг җәнҗалы көчәя. Илнең спортчылары халыкара ярышлардан читләтелә. Казан 2016 ел дөнья беренчелегеннән колак кагарга мөмкин. Танылган йөгерешче Фирая Солтанова-Жданова мәсьәләне башка яктан чишә башларга тәкъдим итә.

Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) узган атна Русия турында хисап чыгарып "бомба шартлатты" дияргә була. Хисапта Русиянең озак еллар допинг кагыйдәләрен бозып килгәне фаш ителә.

WADA хисабында Русия спортчыларының допинг куллануы, тотылган очракта акча түләп котылулары, тренерларның бу эштә ярдәм итүе, түрәләрнең шушы хәлләрне яшерү өчен зур күләмдә ришвәт түләүләре, Мәскәүдәге допинг лабораториясенең халыкара комиссия килү алдыннан тест нәтиҗәләрен юк итүе турында мәгълүматлар китерелә.

Допинг куллануда тотылучылар – урта һәм ерак арага йөгершче хатын-кызлар. Шушы хисаптан соң дүшәмбедә Русия җиңел атлетика федерациясенең Халыкара җиңел атлетика федерациясендә (IAAF) әгъзалыгы туктатылды. Чәршәмбедә Русиянең допингка каршы агентлыгының вәкаләте алынды. Болар нәрсә дигән сүз?

​Беренчедән, Русиянең җиңел атлетика спортчылары вакытлыча барлык халыкара ярышлардан читләтелә. Шул исәптән, киләсе елда Бразилиядә узачак Олимпия уеннарында катнашулары да хәзергә икеле.

Икенчедән, Русия IAAF ярышларын үткәрүдән мәхрүм ителә. Бусы Татарстанга да кагыла. 2016 елның июлендә Казанда яшьләр арасында дөнья беренчелеге үтәсе иде. Бу чемпионатның язмышы хәзер билгесез.

Допинг җәнҗалында кем гаепле? Бу хәлне булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? Шул хакта танылган йөгерешче-марафончы, хәзерге вакытта Кушма Штатларда яшәүче Фирая Солтанова-Жданова фикерләрен белештек.

Фирая Солтанова-Жданова
Фирая Солтанова-Жданова

"Допинг системасы ул бөтен дөньяга таралган. Монда бер Русияне генә батыру дөрес түгел. Бу мәсьәләне бар дөнья күләмендә хәл итергә кирәк. Допинг системасына кергән фармакология, сатылган дарулар булсын, башта шуларны бетерергә кирәк. Нигә аларны җитештерәләр, нигә аларны саталар? Башта менә аларны җәзага тартырга кирәк.

Фирая Солтанова-Жданова Русиядәге допинг җәнҗалы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:35 0:00
йөкләү

Бу система спортчыларны котырту дигән сүз. Әгәр андый нәрсәләр бар икән, системага кергән икән, спортчылар арасында бизнес дигән нәрсә барлыкка килә. Бизнес ул – коммерция ярышлары. Спортчылар югарырак нәтиҗә күрсәтү өчен хәрәмләшүгә бара.

Допинг системасы – ул чир. Бу чирне бетерү өчен бөтен дөнья хәрәкәткә килергә тиеш. Хәрәкәтнең беренче адымы итеп, миңа калса, допинглар исемлегенә кергән бөтен тыелган даруларны җитештерүдән алып атырга кирәк. Иң башта җитештерүчеләрне җәзага тартырга кирәк, спортчыларны түгел", диде танылган йөгерешче Фирая Солтанова-Жданова.

Ел ахырына WADA хисапның икенче өлешен чыгарырга җыена. Анда Халыкара җиңел атлетика федерациясе (IAAF) эшен тикшерү нәтиҗәләре урын алачак. Бәйсез комиссия вәкиле Ричард Макларен сүзләренчә, моның нәтиҗәсендә IAAF эшчәнлеге вакытлыча туктатылырга, җиңел атлетика 2016 ел Олимпия уеннары програмыннан алынырга мөмкин.

Моннан тыш WADA җиңел атлетика белән генә чикләнмәскә, Русиядә спортның башка төрләрен дә тикшерергә чакыра.

Фирая Солтанова-Жданова – җиңел атлетикада Татарстан һәм Русиянең атказанган спорт остасы. Татарстанның Актаныш районы Түке авылында туган, хәзерге вакытта Кушма Штатларның Джэксонвилл шәһәрендә яши.
Казанышлары: Дөнья чемпионатларында Штутгартта (1992) марафонда 10нчы, Пальма-де-Мальоркада (1996) ярыммарафонда 7нче урын. Дөнья кубокларында көмеш (1993, 2001) һәм бронза (1995) медальләр. 1996 елда Атланта Олимпия уеннарында 10 чакрымга йөгерүдә 22нче урын. Бостон (2002, 2003, 2006), Дулут (2003, 2004), Хьюстон (2006) марафоннары җиңүчесе. Бостон марафонында Мастерс категориясендә рекорд иясе (2:27:58)

XS
SM
MD
LG