Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхенчхан көндәлеге

9-25 февраль Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык чараның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогка теркәп барды.

Динар Хафизуллин
Динар Хафизуллин

Динар Хафизуллин Олимпия медальләре өчен көрәштән төшеп калды. Русия такымында аны Егор Яковлев алыштырачак. Корея командасы белән контроль уеннан соң Русия җыелмасы баш тренеры Олег Знарокның “Имгәнгән Хафизуллинны Яковлев алыштырачак”, дигән сүзләрен "Р-Спорт" китерә.

Көньяк ​Кореяда "Ак Барс" свитерлары сатыла. Көньяк Кореядагы Анян шәһәрендә Русия спорт клублары свитерлары сатыла, алар арасында "Ак Барс" свитеры да бар. Бу турыда Твиттерда "Чемпионат" журналисты Дмитрий Ерыкалов хәбәр итә. ​

Олимпиадада спортчыларга хәләл туклану да каралган. Бу турыда Казакъстанның мәгълүмәт агентлыгы хәбәр итә. "Менюда төрле ризыклар – бургерлар, Европа ашлары, хәләл, Азия халыклары ризыклары", дип сөйләгән басмага фристайл-акробатика спортчысы Акмарҗан Калморзаева.

Шарлотт Калла
Шарлотт Калла

Беренче алтынны Швеция алды. Пхенчхан уеннарының беренче алтын медален швед чаңгычысы Шарлотт Калла яулады. Ул хатын-кызларның 15 чакрымга скиатлон ярышында (7,5 чакрым классик һәм 7,5 чакрым ирекле стильдә) җиңде. Икенче урында Норвегиядән Марит Бьерген, өченче урында фин спортчысы Криста Пармакоски.

Семен Елистратов
Семен Елистратов

Уфа егете Семен Елистратов тимераякта 1500 метрга узышуда бронза медаль яулады. Бу Русия спортчыларының Пхенчхан Олимпиадасында беренче медале булды. Семен үзенең медален Олимпиададан читләтелгән иптәшләренә багышлавын белдерде, ә Русия спортчыларының Олимпиададан читләтелүен "әшәке һәм кабахәт эш" дип атады. Халыкара олимпия комитетының коммуникация мөдире Марк Адамс Елистратовка мондый "дуамал" белдерүе өчен кисәтү ясады.

Лаура Дальмайер
Лаура Дальмайер

Алман кызы Лаура Дальмайер хатын-кызлар арасында биатлон спринтында (7.5 чакрымга) алтын медаль яулады. Икенче урында Норвегиядән Марта Олсбу, өченче урында Чехиядән Вероника Виткова.

Нәтиҗәдә Германия такымы медальләр бәйгесендә беренче урынга чыкты.

10 февраль, 1нче көн, нәтиҗәләр

алтынкөмешбронз
Германия200
Нидерланд121
Көньяк Корея100
Швеция001
Норвегия031
Русиянең олимпия атлетлары001

Свен Крамер
Свен Крамер

Һолланд спортчысы Свен Крамер 5000 метрга тимераякта йөгерүдә алтын медаль яулады һәм олимпия рекорды куйды. Ул барлыгы 8 олимпия медале яулаган тарихта беренче тимераякчы булды.

дәвам

XS
SM
MD
LG