Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спорт арбитраж мәхкәмәсе 47 русияленең шикаятен кире какты


Русия бобслейчылары
Русия бобслейчылары

Спорт арбитраж мәхкәмәсе Русия спортчыларының Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) карарына шикаятен кире какты. Алар җомга ачылган кышкы Олимпия уеннарына кертелмәячәк.

45 спортчы һәм ике тренер ХОК карарының дискриминация тудыруын, гаделсез булуын дәлилли алмады, диелә мәхкәмә карарында.

Халыкара Олимпия комитеты арбитражның әлеге карарын хуплады һәм аны допингка каршы көрәштә теләктәшлек белдерү дип атады. Аппеляция бирүчеләр арасында шорт-тректа алты тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Ан, биатлончы Антон Шипулин, чаңгычы Сергей Устюгов та бар иде.

5 декабрь ХОК Русияне 2018 елда Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарыннан читләштерү турында карар кабул итте. Бу спортчыларның допинг куллануы белән бәйле диелде. Русия җыелма такымы 2018 елгы кышкы Олимпиадага кертелмәячәк, шул ук вакытта аерым спортчылар аерым шартлар белән нейтраль әләм астында чыгыш ясый алачак дип белдерелде. Русия Олимпия комитеты спортчыларга Олимпиадада нейтраль әләм астында катнашырга рөхсәт бирде. Нәтиҗәдә уеннарда 169 русияле катнашачак.

XS
SM
MD
LG