Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә газ кермәгән татар авылы халкын сайлауга бармаска өндиләр


Төмән өлкәсенең Кече Акъяр авылында инде унбиш ел дәвамында газ кертелми. Моңа җавап итеп халыкны президент сайлауда катнашмаска өндиләр. Инициатив төркем авыл халкына сайлауга бармаска өндәүче кәгазьләр тараткан.

"Төрле дәрәҗәдәге хакимияткә күп тапкырлар мөрәҗәгать ителсә дә, нәтиҗәсе юк, һаман алдап-йолдап, вәгъдәләр биреп кенә котылалар", диелгән язмада. Бу хакта Ura.ru сайты язган иде, ләкин соңрак хәбәр юкка чыкты. Аны Вконтактедагы бер төркемнән карарга мөмкин.

Төмән районындагы әлеге авыл халкы өйләрен утын ягып җылыта, түрәләр аларның үтенечләренә колак салмый. "Түрәләр урманда безгә бирерлек утын юк ди. Утын яздырып алыр өчен әллә нинди кыенлыклар аша узарга, аннан соң да әле ул утынны җәһәннәм читеннән барып алырга туры килә. Шулай булгач, безгә бу сайлауда катнашу ниемә кирәк? Түрәләр барыбер безнең өчен берни эшләми, безнең мәнфәгатьләребезне кайгыртмый", диелгән авыл халкына таратылган кәгазьләрдә.

Кече Акъярда яшәүчеләрнең берсе утын кайтартуның ничек авыр булуын сөйләгән. Авыл халкының күпчелеге инде өлкән яшьтә, аларга утынны ерактан кайтарту бик авыр, ярдәм итәргә яшьләр дә аз.

Кече Акъяр – зур булмаган авыл, 40лап йорт бар, анда 61 сайлаучы. Күбесе татарлар, алар тавыш-гауга куптарып йөри торганнардан түгел. Җирле хакимият авылга газ кертелергә тиеш ди, аның 2018-2020 елларга планы да төзелгән. Ләкин күп кенә кешенең газ кертергә акчасы юк. Торбалар үткәрү 100 мең сумга төшә. Шуңа күрә газны кешесе күбрәк булган һәм халкы газ кертергә акча таба алган авылларга алданрак сузалар.

Төмән өлкәсе Җәмәгать пулаты әгъзасы Андрей Шуклин сүзләренә караганда, авылны газга тоташтыру мәсьәләсен хакимият инде 15 ел буе хәл итә алмый, шул ук вакытта күрше Зур Акъяр авылына газ кертелгән инде.

Төмән өләксендәге икенче бер авыл, Әремцәндә халкы кәгазь комбинаты төзүгә каршы чыкты. Әлегә аларга бу корылманы төзергә җыенуны туктатып тору турында белдерелде.

XS
SM
MD
LG