Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия спортчылары, татарлар һәм сорылык


Ачылыш тантанасында Русия спортчылары
Ачылыш тантанасында Русия спортчылары

Соры, төссез киемнәр кигән спортчылар – бу бит телләреннән мәхрүм ителгән татарлар.

9 гыйнвар Көньяк Кореяда кышкы Олимпия уеннары ачылышы узды. Русия спортчылары тантанага соры киемнән киенеп чыкты. Делегация әгъзаларының киемендә дә, кулларында да Русия әләме дә, яки Русия федерациясенә кагылышлы бер символ да юк иде. Мәгълумат чараларының күбесе аларга шундый исем дә бирде – "сорыдан киенгән кешеләр". Олимпия комитеты Русия җыелмасы урынына Оlympic athlete from Russia (Русиянең олимпия атлеты) дигән исем кертте. Пхенчханда спортчыларга "Русия" сүзен бары шушы формулировкада гына кулланырга мөмкин булачак. Олимпия объектында Русия гимнын җырларга ярамый. Әләм төсләре кергән аксессуар кулланырга ярамый. Спортчыларга үзләре яши торган бүлмәләрдә дә Русия әләмен эләргә ярамый – моны Халыкара олимпия комитеты (ХОК) белән килештерергә кирәк. Хәтта социаль челтәрләрдә дә үзеңне Русиядән булуыңны күрсәтергә ярамый. Гомумән, Русия спортчыларына илнең символикасын кулланырга рөхсәт юк. Русия спортчыларына бары тик боҗралар төшерелгән ак әләм астында чыгыш ясарга, ә җиңүче баскычында торганда Олимпия гимнын тыңларга рөхсәт итәләр.

Таныш хәл булып тоелмыймы? Сезгә ничектер, ә минем күз алдымда шундук Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны тыю белән бәйле вазгыять килеп басты. Мәктәптә татар телен өйрәнергә телисең икән – ХОК тан рөхсәт сора, гафу, директор исеменә гариза яз. Олимпия объектында гимн җырладыңмы – ә, юк, "Туган тел"не шәһәр урамнарында җырладың икән – штраф түлә. Русия әләмен үз бүлмәңә эләргә, ягъни татар телен мәктәпләрдә укытырга уйласаң – ХОК белән килештер, гафу, Русия мәгариф министрлыгыннан сора.

Соры, төссез киемнәр кигән спортчылар – бу бит телләреннән мәхрүм ителгән татарлар

Мин монда спортчыларның гаеплеме-түгелме, аларны кызганыргамы-юкмы икәне турында сүз алып бармыйм. Тик чагыштыру үзеннән-үзе килеп туа – соры, төссез киемнәр кигән спортчылар – бу бит телләреннән мәхрүм ителгән татарлар. Русия безне дә соры, төссез бер массага әйләнергә мәҗбүр итә – татар телен өйрәнү тыела, милли хисләреңне белдерә башлыйсың икән – радикализм һәм сепаратизмда гаеплиләр. Татарстанның баш прокуроры сүзләренә генә колак салыгыз – "мәгариф системындагы процессларны канунга яраштыру эшен дөрес кабул итмәүче милләтче һәм эктремистик оешмалар тарафдарларының вазгыятьне какшатырга тырышуын" хөкем итәчәкбез дип кисәтте ул.

Мескенлекме? Әлбәттә. Татарлар да, спортчылар да берүк мескен хәлгә калган бәндәләр. Көне буе телевизор экраннарыннан һәм дәүләт мәгълумат чаралары авызыннан бер үк сүзләр агылды: “коточкыч сәбәпләр”, “ачыну тойгысы”, “гаделсезлек” һәм башкалар. Хәтта эштәге коллегаларым да бу турыда сөйләп көрсенеп алды. Алай гына да түгел, фигуралы шууда спортчыларның әле ачылыш тантанасы алдыннан ук узган чыгышын шәрехләп, узган Олимпиада чемпионы Аделина Сотникова “бик рәнҗерлек хәл, ләкин ходай барысын да күрә” дигән сүзләр әйтте. Үземнән өстисе килә: курә шул, һәм тиз арада кире кайтара.

Тик безгә, татарларга бу хәлдә ни эшләргә соң? Татарлар өчен җан атарга! Җитмәсә Олимпия уеннарында аларның саны аз түгел. Хатын-кызларның хоккей командасында гына да 9 спортчы кызның өчесе – татар кызлары! Татар спортчыларына Русия данын якларга гына димәгән бит. Мәсәлән, Тимур Хәмитгатин белән Илдар Бәдретдинов Казакъстан өчен чыгыш ясый.

Ахырда бер кечкенә искәрмә. Русия спортчыларының ил әләме астында чыгыш ясаудан мәхрүм ителеп, Олимпиадада нейтраль әләм белән катнашуы беренче тапкыр гына түгел. 1992 елда СССР таркалып яңа Русия әле аякка басып җитешмәгән чорда Русия спортчылары элекке союздаш республикалар белән берләшеп, "Берләшкән команда" исеме астында чыгыш ясадылар. Бу такым уеннарда Олимпия әләме астында катнашты, ярыш протоколларында такымның кыскартылган атамасы EUN хәрефләре белән белдерелде (французчадан, Équipe Unifiée — Берләшкән такым). Бүләкләү тантаналарында җиңүче баскычына Берләшкән такым вәкиле менсә Олимпия әләме күтәрелде, ә җиңүләр хөрмәтенә Олимпия гимны яңгырады.

Гөлназ Бәдретдин
журналист, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG