Очкыч һәлакәтендә үлгән 71 кеше арасында Казан кешесе дә булган. Һәлак булучыларның күбесе Оренбур өлкәсеннән - 10 кеше. Берәр кеше Швейцариядән һәм Азәрбайҗаннан булган.
Интерфакс язуынча, коткару эшләре 12 февральгә тәмамланган, хәзер тикшерү һәм эзләү эшләре бара. Исән калучылар юк, очкычта булган 65 юлчы һәм биш экипаж әгъзасы һәлак булган.
Белгечләр сүзләренчә, очкычның җимерекләре һәм корбаннарның гәүдәләре якынча бер километрга таралган.
Очкыч Мәскәүнең Домодедово һава аланыннан очып киткән һәм берничә минутттан диспетчерларга җавап бирми башлаган. Бераздан очкычның җиргә килеп төшүе турында хәбәр иттеләр. Баштарак "боралак белән бәрелешкән" дигән язмалар да чыккан иде, соңрак бу мәгълүмат кире кагылды.
Тикшерү эшләрен Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җитәкли. Якшәмбе кичкә "кара тартма" табылуы турында хәбәр иттеләр. Дүшәмбе иртәнге якта "кара тартма"ның икенчесе табылуы да билгеле булды.
Очкыч техник яктан төзек булган дип белдергән ТАССка Сарытау өлкәсенең транспорт прокуроры урынбасары Станислав Прохоров.
Русия транспорт министры Максим Соколов, һәлакәтнең сәбәпләре турында сөйләргә әле иртә, ди.
Оренбурда 12 февраль матәм көне игълан ителде.