Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Бөре шәһәрендә 14 фатирлы йорт янган


Башкортстанның Бөре шәһәрендә ике катлы 14 фатирлы агач йорт янган. Һәлак булучылар юк.

Йортта яшәүче 30 кеше тораксыз калган. Аларның уны - балалар. Бер гаилә кунакханәгә урнаштырылган, калганнар - туганнарында диелә.

Һәлак булучылар һәм яраланучылар юк.

Янгын дүшәмбегә каршы төнлә йортның икенче катындагы фатирда чыккан дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Аны иртәнгә генә сүндереп бетергәннәр.

Янгын урынында тикшерү эшләре бара.

XS
SM
MD
LG