Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанбаш мәктәбендә агуланучыларда норовирус инфекциясе ачыкланган


Арча районы Казанбаш авылы мәктәбендә агуланучыларда норовирус инфекциясе ачыкланган. Вирус башкаларга да таралырга мөмкин булганлыктан, мәктәп күзәтү астында булачак.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин журналистларга белдерүенчә, агуланучыларда нинди вирус икәнлеген ачыклап, дәвалау башланган. Вируслы инфекция булганлыктан, ул тагын 7 көн дәвамында вирус белән элемтәдә булырга мөмкин кешеләрнең күзәтү астында булачакларын әйтте.

Вафин сүзләренчә, агуланганнан соң, Казан һәм Арча хастаханәләренә барлыгы 41 кеше эләккән - 39 бала һәм ике олы кеше. Хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә 30 бала дәвалана, тагын 9 бала Арча үзәк хастаханәсендә. Агуланган балаларның 22сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыкта. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә.

Дүшәмбе иртән Арча районара тикшерү бүлегенә гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек мөдире Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге хәбәр итә.

Якшәмбе Тикшерү комитеты Казанбаш авылы мәктәбендә кешеләр агулануга бәйле җинаять эше ачкан иде.

XS
SM
MD
LG