Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан башкарма комитеты татар телен яклау чарасына рөхсәт бирде


Казан башкарма комитеты татар телен яклап митинг уздыруга рөхсәт бирде. Ул 18 февраль Казанның Дан бакчасында узачак.

Бу хакта Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең президиум рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә. Оештыручылар бу юлы Казанның Җиңү проспекты метросы станциясе янындагы Дан бакчасын сораган булган. Казан хакимияте моңа рөхсәт биргән. Чара 18 февральдә узачак.

ТИҮ татар телен яклап митинг уздыру турындагы хатны 6 февральдә Казан мэриясенә керткән иде. Оештыручылар хакимияттән Бауман урамында сәгать янындагы, Камал театры каршындагы, Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы, Театр урамындагы Тукай һәйкәле янындагы мәйданнарның берсен яки Пушкин урамындагы Тукай бакчасын сорады. 200ләп кеше катнашыр дип белдерелде.

Ләкин хакимият әлеге урыннарда башка чаралар уза дип, хатны килештермәде. Шуннан соң ТИҮ активистлары яңа урын сайлап, хат язды. Бу юлы митингка рөхсәт бирелде.

Фәрит Зәкиев сүзләренә караганда, митинг 21 февральдә билгеләнүче ана телләре көненә һәм "татар телен саклау белән бәйле" мәсьәләләр карауга багышлана.

ТИҮ февральне татар теле өчен көрәш ае дип игълан иткән иде. Зәкиев сүзләренчә, чараларның төп таләбе - Татарстан мәктәпләренә "татар телен дәүләт теле буларак кайтару".​

XS
SM
MD
LG