Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Васильева туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк


Ольга Васильева
Ольга Васильева

13 февраль Русия мәгариф министры Ольга Васильева министрлыкның ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемендә туры эфирда укучылар һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирәчәк.

Сөйләшүнең төп темасы - Бердәм дәүләт имтиханы. Министр БДИга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк һәм Русия мәгарифенең башка мөһим мәсьәләләренә тукталачак диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Эфир Казан вакыты белән кичке җиденче яртыда башлана. Сорауларны Русия мәгариф министрлыгының рәсми төркемендә калдырырга мөмкин.

Татарстан мәктәпләрендә татар теле укыту ихтыярига калу куркынычы барлыкка килгәч, республика җитәкчелеге "Ольга Васильева белән сөйләшү алып барылды, компромисс карарга киленде" дип хәбәр иткән иде. Ул вакытта татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгырады.

Ләкин соңрак Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG