Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа баш консулы белән очрашты


Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доган белән күрешә
Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доган белән күрешә

13 февраль Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа баш консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Әхмәт Садык Доганны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады һәм Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклануы һәм ныгуына ышануын белдерде, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

"Төркия Республикасы җитәкчелеге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аеруча игьтибар итә. Төркиянең Казандагы баш консуллары буларак бик лаеклы һәм актив дипломатлар билгеләнә", дигән Рөстәм Миңнеханов.

Яңа баш консул Төркиянең көньяк-көнбатышындагы Испарта шәһәрендә туган, Мәрмәрә университетында укыган, соңрак Биркбекта (Лондон университеты) хокук белеме алган.

Доган Төркия тышкы эшләр министрлыгында 1997 елдан бирле эшли, ә Казанга килгәнче 2014 елдан Болгарстандагы Төркия илчелегенең киңәшчесе һәм соңрак беренче киңәшчесе булган.

Элеккеге баш консул Турхан Дилмач быел эшен тәмамлады. Казанда ул өч ел дәвамында хезмәт итте.

XS
SM
MD
LG