Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күп бала агуланган Казанбаш мәктәбе мөдире тоткарланган


Казанбаш мәктәбе ашханәсе
Казанбаш мәктәбе ашханәсе

Татарстандагы тикшерү комитеты агулану сәбәпләре тикшереләчәк дип хәбәр итә.

Татарстанның Арча районы Казанбаш мәктәбе мөдире мәктәптә күп кеше агулану сәбәпле кулга алынган. Татарстандагы тикшерү комитеты белдерүенчә, 40 яшьлек мөдир Айдар Сафиуллин җинаятьтә шикләнелә. Тикшерү дәвам итәчәк дип әйтелә.

"Элегрәк ул гаебен танып, балаларны тукландыруны оештыруда җитешсезлекләр барлыгын белдереп, тикшерү белән хезмәттәшлекә әзер булуын әйткән", диелә Тикшерү комитеты белдерүендә.

10-11 февраль Казанбаш мәктәбендә укыган 36 бала Республика инфекция хастаханәсенә салынды.

Агуланучыларда норовирус инфекциясе ачыкланган. Вирус башкаларга да таралырга мөмкин булганлыктан, мәктәп күзәтү астында булачак диелде.

XS
SM
MD
LG