Казан дары корылмасын ябу турында Денис Мантуров Русия президенты Владимир Путинга җиткергән дип хәбәр итә ТАСС.
Казанның дары җитештерү корылмасы Удмуртиягә күчерелү ихтималы турында былтыр көз билгеле булды. Аны күчерү өчен дүрт еллап вакыт кирәк булачак диелде.
Соңгы елларда Казан дары җитештерү корылмасында вазгыять кискенләште. Анда берничә тапкыр шартлаулар һәм янгыннар чыкты, кешеләр һәлак булды. Былтыр аның җитәкчесе дә алышынды.