Accessibility links

Казанда Павел Грудининны яклап митинг узачак


Павел Грудинин һәм Геннадий Зюганов (у)
Павел Грудинин һәм Геннадий Зюганов (у)

17 февраль Казанда Русия президентлыгына намзәт Павел Грудининны яклап митинг уза. Ул "Социаль гаделлек өчен" дип аталган бөтенрусия протест чарасы кысаларында оештырыла.

Чара Казанның Тинчурин бакчасында үткәрелә, дип хәбәр итә КПРФның Татарстан бүлегесе.

Митинг "Социаль гаделлек өчен" протест чарасы кысаларында Грудинин һәм аның "20 адым" дип аталган сайлау алды програмын яклау максатыннан уздырыла.

Чарада КПРФ әгъзалары, депуталары, фирка һәм намзәт тарафдарлары, иҗтимагый хәрәкәтләр вәкилләре, Татарстанның бәйсез һөнәри берлекләре, фатир алам дип алданучылар, социаль ипотекага фатир көтүчеләр, экологлар катнашачак дип белдерелә.

Павел Грудинин - Мәскәү янындагы "Ленин исемендәге совхоз" ширкәте җитәкчесе, КПРФ тарафыннан Русия президентлыгына намзәт буларак тәкъдим ителде. Үзәк сайлау комиссиясе аны намзәт буларак иң беренче теркәде.

XS
SM
MD
LG